Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бергәләп хәл итәргә

Халык арасында үткәрелгән сораштырулардан күренгәнчә, районда медицинага кагылышлы сораулар күп. Сәламәтлек саклау учреждениеләрен яңарту һәм авыл халкына медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү программасын тормышка ашыру кысаларында дәваханәләрнең, амбулаторияләрнең һәм фельдшер-акушерлык пунктларының материаль-техник базасы яхшырды. -Бала тудыру йортында ремонт эшләренең беренче этабы былтыр төгәлләнгән иде һәм шушы көннәрдә безгә күңелле хәбәр килеп...

Халык арасында үткәрелгән сораштырулардан күренгәнчә, районда медицинага кагылышлы сораулар күп.
Сәламәтлек саклау учреждениеләрен яңарту һәм авыл халкына медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү программасын тормышка ашыру кысаларында дәваханәләрнең, амбулаторияләрнең һәм фельдшер-акушерлык пунктларының материаль-техник базасы яхшырды.
-Бала тудыру йортында ремонт эшләренең беренче этабы былтыр төгәлләнгән иде һәм шушы көннәрдә безгә күңелле хәбәр килеп иреште, - дип сөйли үзәк район дәваханәсенең баш табибы Илгиз Һидиятов. - Бала тудыру йортында ремонт эшләрен дәвам итү өчен, Татарстан хөкүмәте 85 миллион сум акча бүлеп бирү турында карар кабул иткән. Якын арада ремонт эшенә керешәбез.
Соңгы елларда районда республика акчасына 36 сәламәтлек саклау учреждениесенең ремонтлануын да әйтергә кирәк, болар - Карамалы Тау, Октябрьский, Әйшә, Зур Ключи һәм Раифа амбулаторияләре, Норлат участок дәваханәсе, 26 фельдшер-акушерлык пункты (шуларның 6сы быел төзекләндерелде); сафка баскан биш ФАПның өчесе уңышлы эшли (Олы Карагуҗада, Яңа Турада һәм Мизиновода), ә икесе (Мулла Илендә һәм Бакырчыда) быел ачыла.
Киләсе елга да планнар зурдан: Васильево район дәваханәсендә, аерым алганда, балалар һәм өлкәннәр поликлиникаларында ремонт эшләрен башкарып чыгарга, ә инфекция бүлегендә ремонтны төгәлләргә кирәк булачак. Болардан тыш, халыкка медицина ярдәме күрсәтүне яхшыр­ту өчен, дәваханәләргә хәзерге заман таләпләренә туры килерлек җиһазлар сатып алу күздә тотыла.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев