Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Беренче укытучы, төзүче сыман, нигезне кайгырта

Кеше тормышында, ата-анадан кала, төп рольне беренче укытучы уйнаганын аңлатып торасы юк. Белемгә омтылыш нигезен нәкъ менә ул сала. Кеше гомер буе, белемгә омтылып, нәрсәгә дә булса өйрәнеп яшәргә тиеш. Гел камилләшү теләге мәктәпнең беренче елларыннан ук тәрбияләнә: хәзер җәмгыятькә конкуренциягә сәләтле кеше таләп ителә бит. Бу яктан безнең, балалары...

Кеше тормышында, ата-анадан кала, төп рольне беренче укытучы уйнаганын аңлатып торасы юк. Белемгә омтылыш нигезен нәкъ менә ул сала. Кеше гомер буе, белемгә омтылып, нәрсәгә дә булса өйрәнеп яшәргә тиеш. Гел камилләшү теләге мәктәпнең беренче елларыннан ук тәрбияләнә: хәзер җәмгыятькә конкуренциягә сәләтле кеше таләп ителә бит.
Бу яктан безнең, балалары 5нче гимназиянең 3 Б сыйныфында белем алучы ата-аналарның, күңеле тыныч. Беренчедән, сабыйларыбыз данлыклы татар гимназиясендә белем алса, икенчедән, шул гимназиянең иң тәҗрибәле укытучыларыннан берсе, югары категорияле укытучы Гөлнара Садыйкова канаты астында.
Гөлнара Марселевна - укытучыда булырга тиешле барлык сыйфатларны да үзенә туплаган белгеч, аларны санап чыгуны кирәк дип тә санамыйбыз. Бер генә ягын күрсәтәсе килә: үз шәхесенең бала күңелендә никадәр зур роль уйнавын гаять дәрәҗәдә аңлап эшли. Дөрес, һәр балага ярап та бетеп булмый, ата-аналарга да, вакытында кырыс та була белергә кирәк. Вакытлар узу белән, күпьеллык тәҗрибә нигезендә эшләүче укытучының никадәр дөрес булуы раслана.
Әнә күрегез: кояшлы матур иртәдә күпме ата-ана баласын җитәкләп татар гимназия­сенә килә?! Кыйммәтле машиналардан төшеп калып, күпме бала сагынып, йөгерә-атлый укытучысы янына ашкына?! Ә анда, Гөлнара Марселевна кебек, мөлаем укытучылар, кочак җәеп, аларны каршы ала.
Балаларыбызның киләчәге өчен күңелебез тыныч, Гөлнара Марселевна. Төпле белем биреп, аналарча кайгыртып, намус белән эшләвегезгә мең рәхмәт. Белем нигезебез нык­лы булсын.
Сыйныфның ата-аналар комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X