Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Бердәм РОССИЯ» партиясе исеменнән РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов «Васильевский» шифаханәсендә яшәүче Луганск һәм Донецск халык республикаларыннан мәҗбүри күченүчеләрне Яңа ел бәйрәмнәре белән котлады.

Ул балаларга Яңа ел бүләкләре һәм Яңа ел тамашасына билетлар тапшырды.

- Яңа ел - һәр балага могҗизага ышанырга мөмкинлек бирүче үзенчәлекле вакыйга. Үз йортларын ташлап китәргә мәҗбүр булган бу сабыйларга җылылык бүләк итәсе килә иде. Яңа ел бәйрәмнәре тылсым, могҗизага ышану һәм иң изге теләкләрнең тормышка ашуы белән бәйле булсын», - дип шәрехләде Илдар Гыйльметдинов.

2022 елның 15 декабрендә ЛДНРдан мәҗбүри күченүчеләр гаиләсендә Мирослава исемле кыз туган. «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Яшел Үзән җирле бүлеге секретаре исеменнән Эльза Кадникова яңа туган баланың әти-әнисен котлады һәм аларга бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X