Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер кеше ашка мулла чакыра

Мулла киткәч, акчалары югала.

Хатыны әйтә — мулла урлады, аннан соң югалды бит акча, ди. Муллага барыйкмы дип уйлыйлар — ире әйтә, ничек әйтәсең инде муллага акчаны урлагансың дип, ди. Бер ел буе шулай муллага кырын карап яшиләр.

Бер ел уза, тагын мулланы чакырырга кирәк. Уфтанып булса да, мулланы чакыралар.
Мулла килә, ир белән хатынга читен инде, кыенсынып торалар. Аннары сөйләшеп китәләр.
— Хәзрәт, минем сиңа мөнәсәбәтем үзгәргәнне белдеңме, — ди.

Мулла:
— Әйе, мин сизәм, син читләштең, ни булды? — дип сорый.
Теге кеше сөйләп бирә:
— Хәзрәт миңа әйтүе дә кыен, әмма син киткәч, акчабыз югалды бит.

Мулла елмаеп җибәрә.

Мин сезгә килгәч, тәрәзәдән искән җил белән өстәлегездән акча идәнгә төште. Мин аны алдым да, Коръән эченә тыгып куйдым. Коръәнне ачуга, акча табылыр дип уйладым. Ә сез бер ел буена Коръәнне ачып та карамагансыз. Әмма минем күңелем сезнең мине гаепле дип уйлаганыгызга түгел, ә ел буе Аллаһы Китабын ачып караганыгыз булмаганга төште. Әгәр сез Коръәнне ачкан булсагыз, ул акчаларыгызны тапкан булыр идегез, – ди».

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев