Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер икмәк өчен җиде сәгать

Яшел Үзән икмәк комбинатында традицияләр саклана

Авыз суларын китерерлек сый-нигъмәттән сыгылып торган өстәл белән хәзер беркемне дә шаккаттыра алмыйбыз. Ә иң мөһиме, шушындый мул табын артына утыруга, иң алдан икмәккә үреләсең. Чөнки, нинди генә тәмле ризык булмасын, ул ипидән башка тамакка үтми.
Заманалар үзгәрү белән кече эшмәкәрлеккә дә юл ачылды, төрледән-төрле икмәк ризыклары пешерә һәм сата торган пекарнялар барлыкка килде. Әмма көндәшлек зур булса да, Яшел Үзән комбинаты җитештергән продукциягә булган ихтыяҗ кимемәде.Чөнки бу җәмгыять Татарстан Республикасының икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре җитештерү буенча әйдәп баручыларның берсе булып кала бирә.

Райондашларыбызны гына түгел, республика халкын да иң тәмле һәм файдалы ризыклар белән сыйлаучы предприятие узып баручы 2022 елны нинди уңышлар белән озата һәм киләсе елны нинди яңалыклар белән каршы ала соң? Шушы һәм башка сорауларга җавап эзләү максатыннан без Яшел Үзән икмәк комбинатына килдек. Мондагы тәмле, хуш исне газета аша укучыларыбызга да җиткерә алсак иде икән ул! Безне биредә җитештерү җитәкчесе, технолог Эльвира Гыйбасова каршы алды. 28 ел гомерен шушы хезмәткә багышлаган, гади икмәк пешерүчедән югарыга күтәрелгән кеше ул. Шуңа да эшнең һәр этабын биш бармагы кебек төгәл белә.

Эльвира Шамилевнаны мин үз эшенең чын остасы дияр идем, ул хезмәтен бар күңелен биреп башкара. Җитештерүгә кергән яңа продукция өчен янып-көеп йөри. Үз һөнәрен яраткан кеше генә бер урында шулай озак эшли ала торгандыр ул. Аның өчен һәр продукциянең сыйфатлы булуы мөһим! Эшенең бөтен нечкәлекләрен яхшы белә, шуңа да аны шаяртып кына да алдау мөмкин түгел. Кеше буларак та зур хәрефтән язарлык коллега, дус, киңәшче, – дип үз бәясен бирә комбинатның генераль директоры Татьяна Ипполитова.

Эльвира ханым тумышы белән Карашәм авылы кызы. Мәктәпне тәмамлагач, Казан кооператив техникумына укырга керә. Белем алып кайткан яшь белгеч, кондитер цехында прәннек, аеруча сөтле коржикларны (көненә 300ләп данә!) яратып пешерә. Технолог, мастер, сыйфат бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкарырга туры килә, бүгенге көндә кибетләргә төрле продукцияләргә заявкалар тапшыра һәм һәрберсенең сатып алучыга вакытында барып җитүен контрольдә тота. Эш вакыты көйләнмәгән, шуңа да арыган чакларында гаиләсе, якыннары янында күңеленә ял таба. Әле күптән түгел генә улы Марсель белән кызы Эльвина гаилә корган. Эльвира ханым бүгенге көндә әби ролендә бик яратып башкара.


Икмәк пешерү цехына сәяхәт ясыйбыз һәм биредә бу хезмәтнең үзе бер сәнгать икәнен аңлыйсың. Кояш кебек кызарып пешкән батоннар арасында йөргәндә, бу ризыкның кибет киштәләренә барып җиткәнче күпме хезмәткәрнең кулы аша үтүен күреп, гаҗәпкә каласың.

Технолог Гөлназ Бикмуллина сүзләренә караганда, батонның, мәсәлән, газ һәм электр мичендә әзерләнгәне бар. Өлкән буын өстенлекне беренчесенә бирә икән. Газ мичендә пешкән батонның аскы ягы тигез, ә төртек-төртек түгел. Барысын да үз күзләребез белән күргәч, Эльвира Гыйбасовага күпләрне кызыксындыра торган сорауларыбызны да бирдек.
Эльвира ханым, билгеле, һәр икмәкне әзерләүнең үз технологиясе. Тиз әзерләнгәне белән, җиде сәгать пешерелә торганы арасында аерма бармы?
Әлбәттә! Тиешенчә пешергән икмәк кенә сыйфатлы һәм тәмле була ала. Тиз әзерләнгәне – ул чүпрәсез икмәк. Бу, әлбәттә, сыйфатка тәэсир итә, аннан хуш ис аңкып тормый. Җиде сәгать әзерләнгәне бөтенләй башка һәм сәламәтлек өчен дә файдалырак. Ә инде бөртеклеләр кушып ясалганы алдан җебетелә. Күргәнегезчә, ничек кенә булса да, сыйфатлы икмәкне тиз пешерү мөмкин түгел. Яшел Үзән икмәк комбинаты продукциясенең башка бихисап пекарнялардан аермалы ягы да шунда. Аларның ризыклары беренче көнне генә тәмле, ә безнең ипиләрнең саклану вакыты – 72 сәгать.


Сез җитештергән икмәккә ихтыяҗ кимиме, әллә артамы? Аеруча кайсы төр икмәкне яратып алалар?
Сыйфатлы икмәкне сатып алучы үзе таба ул. «Нарезной», «Дарницкий» дип аталганнары – ул инде классика, аларны халык гел яратып ала. Соңгы өч елда «Шотландский» дигәне сатуның хитына әверелде дияргә була. Ул берничә төрле орлыкны кушып әзерләнә. Гаиләбез исә, классикага өстенлек бирә. Кондитер ризыкларына килгәндә, һәркем үз ихтыяҗына карый. Прәннек, торт-пирожныйларны да яратып алалар. Традицияләребезгә тугры калсак та, заманадан артта калышмыйбыз. Ассортиментны баетабыз, сатуга яңа төр ризыклар кертәбез. Белемебезне күтәрү өчен семинарларда катнашабыз, укыйбыз. Мастер-класс күрсәтү өчен бирегә дә киләләр.


– Февраль аенда илдә башланган вәзгыять сезнең предприятиегә дә кагылгандыр?
Әйе, бәяләр күтәрелү безнең эшчәнлекне дә читләтеп үтмәде. Чөнки кондитер ризыкларына чимал чит илдән кертелә. Майны исә, үзебезнекен – сөт комбинатыныкын гына кулланабыз. Бәяләрне контрольдә тотабыз.


Инде быел җитештерелә һәм халык яратып куллана башлаган яңа төр продукцияләрегез белән дә таныштырып китегез әле.
Июль аенда «Яшел Үзән икмәк комбинаты» җәмгыятенең балалар өчен яңа продуктын кибет киштәләрендә күрергә мөмкин иде. Заводта җитештерелә торган икмәк-күмәчләрдән балалар продукциясенең төп аермасы шунда – «Бумбумкин» икмәгендә инулин пребиотик бар. Моннан тыш, икмәк составына балалар организмының дөрес үсеше өчен кирәкле табигый сөт тә кушылган.
«Ирландские хлебцы» майлы культуралар (көнжет, җитен, көнбагыш) һәм кипкән кишердән ясалган. Алсу төстәге кишер кисәкләре икмәккә гадәти булмаган төс бирә. Һәм аның белән ясалган теләсә нинди бутербродлар һәр өстәлнең бизәге булып тора.
Ипи ашап та төз гәүдәле булырга мөмкин. Күпләр үзләре яраткан ризык белән тукланып, сылу булып калу турында хыяллана. «Легкая основа» исемле телемле икмәк нәкъ менә үз фигурасы турында кайгыртучылар өчен. Ул азык җепселләренә, аксым һәм катлау лы углеводларга бай, шуңа да үзеңне озак вакыт тук хис итәсең.
Югары сортлы оннан чүпрәсез әзерләнгән «Трапезные» дип аталганы яхшырак үзләштерелә, ашкайнатуны яхшырта, файдалы матдәләрне саклый, эчәк микрофлорасына зыян китерми. Күргәнегезчә, фигурасы, сәламәтлеге турында кайгыртучылар өчен сайлап алу мөмкинлеге зур. Ә безгә сатып алучының сәламәт, бәхетле булуын күрү мөһим!


Тулы җавапларыгыз өчен бик зур рәхмәт. Яшел Үзән икмәк комбинатының киләчәктә үсүен, җитештергән продукция гезнең чит төбәкләрдә дә сатып алу мөмкинлегенең киңәюен телибез. Һәм, әлбәттә инде, яңадан-яңа төр икмәк, кондитер ризыклары белән шатландыруыгызны көтеп калабыз. Киләсе яңа елда эшегездә бары уңышлар, һәр хезмәткәрегезгә гаилә бәхете, сәламәтлек телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X