Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер авыл да, бер гаилә дә читтә калмады

Яшел Үзән районы махсус операциядә катнашучыларга ярдәмгә 25 млн сумнан артык акча җибәргән

Яшел Үзән районы Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучыларга 27 тоннадан артык ярдәм һәм 25 млн сум акча юллаган. Яшел үзәнлеләр өлешчә мобилизация башланганнан бирле «Ярдәм янәшә» республика акциясендә актив катнаша.

Шушы көннәрдә Яшел Үзәндә Хисап сессиясендә муниципалитет башлыгы Михаил Афанасьев барысына да ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

«Мин безнең район халкының махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм мобилизацияләнгән якташларга ярдәм җыю буенча «Ярдәм янәшә» хәрәкәтенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерәм. Бер авыл да, бер генә хезмәт коллективы да, бер гаилә дә читтә калмады. Киләчәктә дә бу эшне бергә дәвам итәчәкбез! Барыгызга да бик зур рәхмәтлемен!» диде ул.

Башлык сүзләренчә, ярдәмне предприятиеләр һәм оешмалар, эшмәкәрләр, гади гражданнар күрсәтә. Яшел үзәнлеләр мессенджерларда тематик чатлар булдырды, анда махсус операциядә катнашучылар һәм мобилизацияләнгән якташлар өчен кирәкле барлык әйберләрне координацияләп җыялар. Бу хакта без дә социаль челтәрләребездә даими яктыртып барабыз. Норлатлыларның активлыгын әйтмичә кала алмыйбыз. Алар мобилизация башланганның беренче көннәреннән үк ярдәм эшен башлап җибәрде. Оекбашлар да бәйлиләр, маскировка сеткалары үрәләр, блиндаж шәмнәре ясыйлар. Норлатлыларга күрше-тирә авыллардан да ярдәмгә килүләре сөенечле. Бергә күпкә җиңелрәк шул. Илдар Сабиров исә безнең хәрбиләргә үз умартасыннан җыеп алган бал әзерләп бирде. Олы Яке уңганнары өй токмачы кисеп тапшырды. Шулай итеп, кем акчалата, кем кул көче белән булыша.

Яшел Үзән районында җиде ярдәм җыю пункты эшли. Адреслары түбәндәгечә:


Яшел Үзән, Хаҗиев ур., 7нче йорт, «Зеленый Дол» МПК, Жуков ур., 2нче йорт;
Октябрьский бистәсендә мәдәният йорты.
Яшел Үзән, Норкин ур., 3нче йорт, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе;
Васильево бистәсе, Мәктәп ур., мәдәният йорты;
Зур Ключи авылы, Волостнов ур., мәдәният йорты;
Норлат авылы, Марат Фәйзуллин ур., мәдәният йорты;

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев