Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер әби бер иргә күршесенең кәкре куллы булуы, хәтта балтаңны да урларга мөмкин, дип әйткән

Теге ир өенә кайт­кан да, балтасын эзләргә тотынган.

Сарайның һәр почмагын актарган – юк кына инде балта, табылмаган.
Урамга чыкса, күршесе узып бара икән. Алай гына да түгел, ә балта урлаган кеше кебек бара, балта урлаган кеше кебек күзен кысып карый һәм балта урлаган кеше кебек елмая. Хәтта исәнләшүе дә балта урлаган кешенеке кебек.

«Менә шундый алдакчы булып чыкты минем күрше!» –дип бәя бирә бу ир һәм ачу саклап капкасыннан кереп китә.

Карый, сарай янында балта ята. Аның балтасы! Күрәсең, балаларның кайсыдыр алган да урынына куймаган. Ир шатланган. Күңеле булып урамга чыга һәм күршесенең балта урламаган кеше кебек атлавын, балта урламаган кеше кебек каравын һәм елмаюын күрә.

Гыйбрәт: кешегә беркайчан да кемнеңдер сүзләре буенча гына бәя бирергә ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев