Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Батырлык көрәштә күренә

Татар халкы гомер-гомергә көрәшеп яшәгән. Иң батырлары мәйданга чыгып, бил алышып үзенең батырлыгын исбатлаган. Хәзер татар-башкорт көрәше спорт төре буларак кабул ителә. Милли бәйрәмебез булган Сабан туйларының да йөзек кашы булып көрәш тора. Горурлыгыбыз булган көрәшкә яшьләрне җәлеп итү үзебездән һәм безнең максатка юнәлешле эшләрдән тора. Шуңа күрә шушы спорт...

Татар халкы гомер-гомергә көрәшеп яшәгән. Иң батырлары мәйданга чыгып, бил алышып үзенең батырлыгын исбатлаган. Хәзер татар-башкорт көрәше спорт төре буларак кабул ителә. Милли бәйрәмебез булган Сабан туйларының да йөзек кашы булып көрәш тора. Горурлыгыбыз булган көрәшкә яшьләрне җәлеп итү үзебездән һәм безнең максатка юнәлешле эшләрдән тора. Шуңа күрә шушы спорт төрен популярлаштырган һәр ярыш игътибар үзәгендә булырга тиеш тә инде. Казанда узачак җәйге Универсиада уеннары төренә милли көрәшнең кертелүе дә мөһим вакыйга булды.
Узган якшәмбедә «Яшел Үзән» газетасы һәм ЯҮМР башлыгы призына милли көрәш буенча традицион спорт бәйгесе шаулап-гөрләп узып китте һәм ул максатка юнәлешле эшебезнең нәтиҗәсе дә булды. Анда Яшел Үзәннең спорт көрәше мәктәбе һәм филиалларыннан, Казан, Биектау, Буа, Апас, Кайбыч һәм Югары Осланнан 115 яшүсмер катнашты. Әйткәнебезчә, быел турнир Чапаев урамындагы спорт мәктәбендә үтте.
Спорт бәйрәме тантаналы рәвештә башланып китте. Турнирны оештыручылар, ветеран көрәшчеләр, иганәчеләр яшь көрәшчеләргә уңышлы чыгышлар һәм җиңүләр теләде. Спортчыларны дәртләндереп концерт номерлары күрсәтелде. Бу ачык турнир ел саен шулай үз янына күп санлы тамашачылар җыеп, бәйрәмчә уза. Спортчылар да аны көч сынашырга көтеп ала. Шушы турнир нәтиҗәсенә карап, республика күләмендә ярышырлык команда туплана.
Көрәш ике келәмдә барды, мәртәбәле хөкемдарлар бәяләп торды. Яшьләр, берсе артыннан берсе чыгып, олимпия ысулы буенча көрәшеп, сыналды да сыналды. Иркен спорт залы көне буе хөкемдарлар сыбызгысыннан, тамашачы алкышларыннан шаулап торды. Башка район спортчылары килү ярышның дәрәҗәсен күтәреп кенә калмады, яшүсмерләргә тырышып көрәшергә стимул бирде. Алар арасында Татарстан чемпионнары булу да ни тора!
Ярышның барышы турында баш хөкемдар Илдус Рәхимов менә болай аңлата: «Быелгы бәйгегә күз тимәсен, имгәнүләр булмады. Яшьләрнең күбесе бик әзерлекле килгән, шунысы куандыра. Ярышта җиңгәннәр 18-20 апрельдә узачак Президент кубогы ярышына юллама алачак. Буа спортчыларын көчле күрәм. Гомумән алганда, көрәшчеләрнең бөтенесе бертигез дәрәҗәдә».
Әлеге ярышның төп оештыручысы, көрәш мәктәбенең яңа җитәкчесе Илгиз Гайнуллин: «Төрле районнан 8 команда катнашкан быел уналтынчы тапкыр уздырылган бу турнирның хәзер үз тарихы һәм дәрәҗәсе бар. Башка районнардан килгән көчле спортчылар үрнәгендә безнең яшьләр дә үсәр, тәҗрибә туплар дип ышанам. Киләчәктә шәһәрнең 16нчы мәктәбендә, Осиновода көрәш мәктәбе филиаллары ачып җибәрергә ният бар. Шәһәр җитәкчелеге ягыннан да бу спорт төренә мөнәсәбәтне үзгәртергә иде. Бөтен ярышны иганәчеләр исәбенә генә уздырып булмый. Бу турнирга татар җанлы иганәчеләрнең булышлыгы зур булды. Күгәйдә дә ярыш уздырырга җыенабыз, май аенда. Яшьләр арасында бер буын китүгә алмашка икенчеләрен әзерли башларга, ә моның өчен даими эшләргә кирәк. Шуны да онытмыйк: хәзер бу спорт дөнья күләмендә танылырга җыена. Аны Казанда узачак җәйге Универсиада уеннарына керттеләр һәм командада 6 катнашучының бишесе Татарстаннан», - диде.
4нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе Марат Җамалиев фикере дә кызыксындыра: «Беренче тапкыр шушы үзәктә оештырыла башлаган турнирның кире безгә әйләнеп кайтуы бик куандыра. Бу ярыштан күргәнемчә, яшел үзәнлеләрнең осталыгын арттыру буенча эшләргә, тренерларны да үстерергә кирәк. Чөнки балалар белән беррәттән алар да үсәргә тиеш. Спортны заманга яраклаштырып, аңа да мәдәнияткә караган кебек карарга кирәк».
Яшьләрнең көрәшен башыннан ахырына кадәр игътибар белән күзәтеп торган Яшел Үзән көрәш федерациясе президенты Наил Фәхретдинов: «Ярыш бик әйбәт итеп оештырылган, көрәшчеләр чын күңелдән бирелеп көрәшә. Мин монда үземә уңай энергетика алдым. Мондый ярышларны уздырып торырга бик кирәк дип уйлыйм. Чөнки ул төрле буын көрәшчеләрен дә, башка район спортчыларын да берләштерә, көчен сынап карарга һәм тагын да ныграк әзерләнергә стимул бирә. Яшьләрдә көндәшлек рухы тәрбияләнә. Ул аларга киләчәктә бик кирәк булачак: спортта да, зур тормышка кергәндә дә. Ярышларны күбрәк уздыру, мәйданнарга чыгарлык көрәшчеләр тәрбияләү федерациянең дә бурычы булып тора. Спортта уңышка ирешкән кеше, тормышта югалып калмый. Спорт ул - тырышлык. Ялкауларга анда урын юк».
Буа көрәшчеләре командасы тренеры Зөфәр Хәкимов та шулай ук иң беренче чиратта турнирның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләде: «Яшел Үзәндә дә өметле көрәшчеләрне күрәм. Афәрин, оештыручыларга рәхмәт! Аларның үзләрен дә 20 апрельдә Буада узачак ярышка чакырам. Хезмәттәшлегебез дәвам итәчәгенә ышанам. Ярышта көндәшлек тә кирәк, шуның өчен ярыш инде ул».
Олы Карагуҗа авылыннан килгән 4 көрәшченең үз авырлык категорияләрендә I урыннарны алуы зур уңыш дип санарга кирәк. Алар Илшат Камалиев кул астында шөгыльләнә. Гомумән, карагуҗалылар ел саен аерылып тора. Бу ел да искәрмә булмады.
Көн буе барган көрәш бәйгесенә нәтиҗә ясарга вакыт җитте. Төрле авырлык категориясе буенча җиңеп чыккан спортчылар залга чыгып тезелде. Аларга иганәчеләр ярдәме белән әзерләнгән бүләкләр, диплом һәм медальләр тапшырылды. Бәйрәм тәмам, әмма хисләр әле күңелләрдә һаман саклана. Киләсе очрашуларга кадәр!
Ярыш җиңүчеләре: I урын - Мостафин Илфат, Галиуллин Инсаф, Галләмов Фәнис, Вахитов Инсаф (Олы Карагуҗа), Кәримуллин Данил, Салаватов Айнур (Яшел Үзән), Менделус Эдуард (Татар Танае); II урын - Гайнуллин Рәис, Әхмәтҗанов Алмаз, Гайнуллин Даут, Гайнуллин Айнур, Ибәтуллин Әкмәл, Гарифуллин Минзанур, Гарифуллин Руслан (Яшел Үзән), III урын - Йосыпов Рамил (Татар Танае), Шәрәфетдинов Ирек, Мөхәммәтҗанов Руслан (Яшел Үзән), Мөхәммәтгалиев Айнур (Олы Карагуҗа).
Иганәчеләр: «Экоресурс» МУП (җитәкчесе Наил Фәхретдинов), «Йорт җиһазлары» ААҖ (җитәкчесе Фәһимә Камалетдинова), «Яшел Үзән икмәк комбинаты» ААҖ (Лариса Гордеева), «Әнгам» ширкәте (Әнвәр Миңнуллин), «Алан-ЛТД» ширкәте (Рафаэль Габдрахманов), «Комплект» ширкәте (Җәүдәт Гарипов), «Связь-Петриум» ширкәте (Марс Ибраһимов), хосусый эшмәкәр Илгизәр Закиров.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250