Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Башланган эш – беткән эш

Балаларны хәләл ризык белән тукландыру мөһим бурычларның берсе

Шушы көннәрдә шәһәребезнең «Җәмигъ» мәчетенә районыбыз имамнары утырышка җыелды. Көн тәртибенә тәкъдим ителгән мәсьәлә бик җитди, шуңа да аны чынга ашыруда ярдәм итүгә өмет итеп, район башлыгы Михаил Афанасьев та чакырылган иде.
 

Район мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин билгеләп үткәнчә, балаларны хәләл ризык белән тукландыру республика дәрәҗәсендә күтәрелгән мөһим мәсьәләләрнең берсе.

 
– Күптән түгел Алексеевский районында киңәшмәдә булдык һәм анда хәләл ризык турында сөйләштек. Балаларыбыз бакчага йөри, мәктәптә укый һәм максатыбыз – сәламәт буын үстерү. Шуңа да аларны хәләл ризык белән тәэмин итүне оештыруда район җитәкчелегенең дә ярдәме кирәк, – дип сүзен башлады Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин.

 
Район башлыгы бу фикерне хуплады һәм ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.
 

– Бу эшне, барысы да төпле булсын өчен, өйрәнергә кирәк. Безнең ра­йон мөхтәсибәте бик көчле, шуңа күрә куйган максатларыбызга ирешербез дип ышанам. Хәләл-менюда районның агропредприятиеләре һәм «Зеленодольск» сәнәгать паркы территориясендә уңышлы эшләүче компанияләрнең әзер азык-төлек продукт­ларын һәм ярымфабрикатларын кулланырга була. Хәзрәт белән бергә барып, ризыкларын авыз итеп карарбыз, – дип сүзен башлады Михаил Афанасьев.

 
Район мәгариф ида­рәсеннән хәбәр итүләренчә, безнең районда милли уку йортлары – 5нче гимназия, 16нчы мәктәп, Норлат, Карагуҗа, Мулла Иле балалар бакчалары, якынча 1000 бала, хәләл ризык белән туклана. «Әлеге сис­теманы башка мәктәп­ләрдә куллана башлаганчы, әлбәттә, әти-әниләр белән сөйләшеп, киңәшләшергә кирәк. Һәм моңа тиз генә күчеп тә булмас, чөнки 17 мең бала аз түгел. Чагыштыру өчен – бу бер Кайбыч районындагы халык саныннан да күбрәк дигән сүз. Әмма без ярдәм итәргә әзер», – диде муниципалитет башлыгы.

Сез моны белергә тиеш!


Хәләл ит нәрсә ул? Бу диннең бер өлеше генә түгел, ә кеше организмының барлык таләпләренә җавап бирүче куркынычсыз ризык. Малны чалу вакытында мөселманнар хайванны беркайчан да куркытмый, хәтта пычак та күрсәтмиләр һәм шуннан хайван адреналин (курку һәм нәфрәт гормоны) чыгармый. Бөтен кан тулысынча төшеп бетә, бу итне яңа килеш бозылмыйча сакларга мөмкинлек бирә.
Моннан тыш, Коръәндә дуңгыз ите ашарга ярамый дип, дүрт тапкыр язылган. Моның зарарлы икәнен күрсәтүче берничә дәлилләнгән фактор да бар:
• Дуңгыз – пычрак хайван. Һәм бу аның әшәкелеккә батуына кагылмый. Чөнки дуңгызлар калдыклар, экскрементлар һәм еш кына үз балаларын ашый.
• Дуңгыз тирләми, бу ит сос­тавына тискәре йогынты ясый, чөнки тир белән зарарлы матдәләр чыкмый.
• Дуңгызлар, кешеләр кебек үк авырулар белән сырхаулый. Күп кенә вируслар һәм бактерияләр итне пешергәннән соң да үлми.
• Дуңгыз ите йөрәк авыруларына һәм симерүгә китерә, чөнки дуңгыз мае организм­нан чыгарылмый дияргә дә була.


Утырышның икенче өлешендә Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган чаралар, туган телне, традицияләрне саклау турында сөйләштеләр. Бу уңайдан район мәдәният йортлары бик актив эшли. Берсеннән-берсе тәрбияви бәйрәмнәр оештыралар, гореф-гадәтләребезне, милли җәүһәрләребезне яшь буынга тапшыру буенча зур эш башкаралар. Форсаттан файдаланып, җитәкчелеккә үпкә сүзләре дә җиткерелде. Яшел Үзәндә уздырылучы чараларда татар җырлары бик сирәк яңгырый. Редакциябезгә килгән хатлар да бу хакта сөйли. 


Әлеге ризасызлыкка Михаил Афанасьев: «Программаны төзегәндә моңа игътибар итәргә кирәк, 50гә 50 булсын! Алга таба мондый хилафлыклар булмасын, син бит мәдәният буенча җаваплы кеше», – дип ра­йон мәдәният бүлеге җитәкчесе Марат Минһаҗевка мөрәҗәгать итте.
Утырышта шулай ук мөслимәләр җәмгыяте дә үз фикерен белдерде. Сания Закирова милли чаралар балалар бакчасы, мәктәп форматында гына уздырыла, ә шәһәр күләмендә юк дип борчылуын җиткерде. Ә бит шәһәрдә мәдәният үзәкләре бихисап, моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек, зур чыгымнар таләп ителми. Икенче сорау мөселман балалар бакчасы төзүгә кагылды. Бу мәсьәләне район күләмендә генә хәл итеп булмый, ә республика ярдәме кирәк.

 
Безнең халыкта: «Баш­ланган эш – беткән эш»
дигән әйтем бар. 

 

Шуңа да утырышта күтәрелгән мәсьәләләр буенча боз кузгалыр һәм уңай якка хәл ителер дип ышанып калыйк. Безнең мәгариф учреждениеләрендә хәләл ризык белән тукландыру өлешчә булса да оештырылган, Аллаһ кушып, бу эшне җәелдерү мөмкин булыр дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев