Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Башкортстанның халык артисты вафат

Азат Нәдергулов вафат

Аңа нибары 60 яшь иде.

Башкортстанның халык артисты, режиссер, педагог, Азат Нәдергулов кинәт вафат булды. Аңа нибары 60 яшь иде.


Азат Әхмәдулла улы Нәдергулов  1962 елның 19 июлендә Зилаер районының Юлдыбай авылында туган. 1982 елда Уфа дәүләт сәнгать институтының актерлык бүлеген тәмамлап, М. Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театры актеры була. 1987 елда режиссер-педагог Анатолий Васильев остаханәсенә ГИТИСның режиссерлык факультетына укырга керә.
РАТИны тәмамлаганнан соң  –режиссер булып эшли башлый. 1997 елдан 2000 елга кадәр Башкорт дәүләт академия драма театрының сәнгать җитәкчесе була.

1993-97 елларда  – Яшь тамашачылар театрының сәнгать җитәкчесе. 1997 елда театр Милли яшьләр театры дип үзгәртелә һәм 2000-04 елларда шушы театрның сәнгать җитәкчесе булып тора.

«Театр язы» республика фестивалендә А.П. Чеховның «Чайка» спектакле өчен «Иң яхшы режиссура» номинациясендә беренче премия лауреаты.

Режиссер буларак та билгеле шәхес. Азат Нәдергулов Уфа сәнгать институтында режиссура һәм актер осталыгы  кафедрасы доценты була.


“Өмет” гәзите хезмәткәрләре мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев