Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Башлык Роспотребнадзорны активлашырга чакырды

Яшел Үзән районы кулланучылар күзәтчелеге идарәсе юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр эшендә 100 процент хилафлык тапкан. Бу санны җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә агымдагы елның 9 ае турында ясаган чыгышында әлеге идарә җитәкчесе Екатерина Агеева яңгыратты. «Закон буенча юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өч елга бер тапкыр гына тикшерелә, 100 процентлы күрсәткеч...

Яшел Үзән районы кулланучылар күзәтчелеге идарәсе юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр эшендә 100 процент хилафлык тапкан.
Бу санны җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә агымдагы елның 9 ае турында ясаган чыгышында әлеге идарә җитәкчесе Екатерина Агеева яңгыратты. «Закон буенча юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өч елга бер тапкыр гына тикшерелә, 100 процентлы күрсәткеч - бу бит җинаять!» - дип белдерде Александр Тыгин. Өстәвенә, 2014 елның 1 октябренә хайваннар теш­ләү очраклары узган ел белән чагыштырганда бер ярым тапкыр арткан булып чыкты. Иң аянычы шул - мөрәҗәгать итүчеләрнең 99ы 14 яше дә тулмаган балалар. 27 ГЛПС очрагы теркәлгән, бу узган ел белән чагыштырганда 13,5 тапкыр күбрәк. Екатерина Константиновна сүзләренә караганда, бу тычканнарның күбәюе аркасында. Халык дача-бакчаларында әлеге авыруны йоктыра. «Димәк, Октябрьский һәм Васильеводагы дачалар периметрын да кимерүчеләрне агулау планына кертергә кирәк, чөнки нәкъ менә биредә агуланучылар саны күбрәк», - диде башлык. Шәһәр башкарма комитетына һәм Иҗтимагый советка да Александр Васильевичның күрсәтмәсе бар. «2012, 2013, 2014 ел статистикасында динамика зур. Егерме, кырык, җитмеш процентлы үсеш, йорт хайваннары тарафыннан һәр тешләнгән кеше - бала! Иманым камил: хайваннарны үтерү - коточкыч эш, мин гуманизм яклы анысы. Әмма балалар зыян күрә бит, моннан да начары юк!»
Илсөя Завилейская

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X