Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Банкирлар һәм Дума депутатлары Үзәк банктан төп еллык ставканы киметүне сорый

Хәзер ул - 17 процент. Банклар берләшмәсе аны этаплап, башта 15 процентка, ә аннан соң әкренләп кризиска хәтле булган 10,5 процентка киметергә кирәк саный.

Бу хакта Дәүләт Думасының финанс базары комитеты рәисе урынбасары, Россия төбәк банклары берләшмәсе президенты Анатолий Аксаков белдерә. Хат Үзәк банк рәисе Эльвира Нәбиуллинага җибәрелгән.

Аксаков аңлатуынча, Үзәк банк төп ставканы гыйнварда ук 17 процентка төшерергә тиеш, ул вакытта банклар регулятордан аны 15 процентка алып торып, компанияләрне 18-20 процентка кредитлый алачак.

Үзәк банк исә 2015 елның I кварталында бәяләр 10 процентка артыр, аннан соң инфляция кимеп, икътисад әкренләп тышкы шартларга җайлашыр дип фаразлый.

Фото http://s1.afisha.net сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X