Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балан чәчәк атты

Кыраулар бетәме?

Элек-электән халык сынамышлары буенча балан чәчәк аткач кыраулар бетә, дигәннәр. Һәм шуннан соң кабак, кыяр, кукруз,  борчаклар утыртырга була.

Халыкта чынлыкка туры килә диләр бу сынамышы.

Быел яз бик иртә килде. Апрельдә кыздырды да, майда туңдырып, күп урыннарда утыртканны, уҗымнарны туңдырды.  Майның 15ләрендә чәчәк атучы алмагачлар бу айның 5енә акка төренде.

Баланның  да үз вакытыннан иртәрәк чәчәк ата башлавы гаҗәп түгел. Кыраулар, майның салкын төннәре күп кенә бакчачыларны аптырашка салды.

Тәрәзә төбендә утырган үсентеләрне өстен капламыйча гына тышка чыгарып утыртырга ярыймы? Кайчан чыгарырга мөмкин?

“ Язын балан чәчәк аткач, кыраулар булмый” дигән сынамыш белән килешергәдер. Баланның беренче чәчәкләре күренү белән помидор, татлы борыч, баклажан үсентеләрен ачык түтәлгә чыгарып утыртырга була. Бу инде башкача салкыннар булмаячак, кырау төшми дигәнне аңлата.

 

Менә шулай, җәмәгать. Сынаулар күптән килгән. Ә хәзер табигатьтә, һава катламында зур үзгәрешләр туып тора. Шуңа күрә, үз ягыгызның климат шартларын исәпкә алыбрак эш итү дөрестер. Шулкадәр хезмәт салгач, аны үстереп сөенәсе дә килә бит.

 

Чыганак: «Өмет» гәзите | газета «Омет»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X