Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балалар һәм яшүсмерләрнең театр фестивале

19 нчы майда Яшел Үзән шәһәренең 4 нче гомуми урта белем мәктәбендә Республика балалар һәм яшүсмерләр театр фестиваленең муниципаль этабы узды.

Фестивальдә укучылар тарафыннан төрле жанрдагы спектакльләр күрсәтелде. Һәрбер чыгыш матур, үзенчәлекле, тормышчан булды. Укучылар сәнгатьле сөйләмнәре, образларны оста күрсәтүләре ярдәмендә тамашачыны җәлеп иттеләр. Жюри укучыларның сәхнәдә уйнауларына югары бәя бирде.


Фестиваль нәтиҗәләре буенча урыннар билгеләнде.

  • 1-4 нче сыныфлар арасында: 4 нче гомуми урта белем мәктәбенең “Илһам нуры” театр коллективы – 1 нче урын;
  • 4 нче гомуми урта белем мәктәбенең “Йолдызкай” театр коллективы – 2 нче урын;
  • 5-8 нче сыйныфлар арасында: Әйшә гомуми урта белем мәктәбе театр коллективы – 1 нче урын;
  • 5 нче гимназия театр коллективы – 2 нче урын;
  • 1 нче лицей театр коллективы – 3 нче урын;
  • Ачасыр төп гомуми белем бирү мәктәбе театр коллективы – 3 нче урын.

9-11 нче сыйныфлар арасында:

  • Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе театр коллективы – 1 нче урын;
  • С.К. Гыйматдинов исемендәге Осиново татар гимназиясе театр коллективы – 2 нче урын

Яшел Үзән укучыларының театр коллективларына зона этабында уңышлар теләп калабыз.

Шакирова Роза Зөфәр кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев