Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балалар бакчасында ике әни сугышкан

Екатеринбург шәһәрендәге балалар бакчаларының берсендә ике баланың әниләре сугышкан.

Бер әни улы белән бер төркемгә йөргән кызның әнисенә йодрыклары белән ташланган. Бу турыда “E1.RU” басмасына зыян күрүченең ире сөйләгән.
 

— Баласының күзлеге ватылган. Ул хатынымнан күзлек ремонтлау өчен акча таләп иткән. Янәсе, безнең кызыбыз аның баласын этеп җибәргән һәм күзлек ватылган. Шуннан сугыш чыккан, — дип сөйләгән ир. — Хатыным тән җәрәхәтләре алган, курткасы ертылган, чәчләре йолкынган. Болар камерага эләккән.
 

Сугышу моменты эләккән кадрларны хәзер полициядә өйрәнәләр. Зыян күрүче анда гариза белән мөрәҗәгать иткән.
 

— Хәзерге вакытта хәл тикшерелә. Нәтиҗәләр буенча тиешле карар кабул ителәчәк, — дип хәбәр итәләр Екатеринбург буенча Эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте.
 

Балалар бакчасында конфликт турында комментарий бирүдән баш тартканнар. Андагы җитәкчелек, әти-әниләр моны үзләре хәл итәр, дигән фикердә.
 

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев