Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балачакка кайттык

Балачакка ничек кайтып була инде диярсез. Була икән шул. Олы Ачасыр мәктәбендә III һәм IV сыйныф укучылары арасында оештырылган бәйгене күреп кайткач, нәкъ балачак иленә кайткандай булдым. Анда укучылар үзләренең бар сәләтен күрсәтте: бер-берсен уздырып җырлады, биеде, бөтен сыйныф бүлмәсен гөрләтеп торды. Табышмаклар ярышында шуның кадәр оста җавап бирделәр ки,...

Балачакка ничек кайтып була инде диярсез. Була икән шул. Олы Ачасыр мәктәбендә III һәм IV сыйныф укучылары арасында оештырылган бәйгене күреп кайткач, нәкъ балачак иленә кайткандай булдым.

Анда укучылар үзләренең бар сәләтен күрсәтте: бер-берсен уздырып җырлады, биеде, бөтен сыйныф бүлмәсен гөрләтеп торды. Табышмаклар ярышында шуның кадәр оста җавап бирделәр ки, хәтта кайсыберләренең җавабын без дә белә алмадык. Аларның җитезлегенә, чаялыгына авыз ачып таң калдык. Жюри әгъзалары кайсына күпме балл куярга инде дип баш ватты. Шуңа да катнашучылар «Оста җырчы», «Тапкыр укучы» һәм башка исемнәргә лаек булды, дипломнар, китаплар белән бүләкләнде.
Укучыларны мондый осталыкка кем өйрәткән дисезме? Олы Ачасырның җор телле, эшкә уңган, сүзгә булган, ачык йөзе белән үзенә тартып тора торган, халык биюләрен оста башкаручы укытучысы Сабитова Тәнзиләгә рәхмәтлебез. Ул балаларга бөтен көчен, энергиясен бирә, укуда һәм башка өлкәләрдә үрнәк булырлык шәхес итеп тәрбияләргә тырыша. Шуңа да балалар, аны яратып, Тәнзилә апа дип кенә дәшә.
Бәйге тәмамланыр алдыннан укучылар татарча күмәкләшеп биеде. Хәтта минем дә, алар янына чыгып, биисем килеп китте. Кунак булсаң, тыйнак бул дигән мәкальне искә төшереп кенә, тыелып калдым. Соңыннан исә тәм-томнар белән чәй эчтек, вакытның ничек узганын сизмәдек тә. Ә бит минем дә шушы мәктәптә өч балам укып чыкты. Аларның биредә укып йөргән чакларын искә алып, яшьлегемә кайткандай булдым. Бар теләгем шул: авыл мәктәпләре ябылмасын, ә балаларның шау-шуыннан һәрчак шулай гөрләп торсын иде.
Газетагызны чын күңелдән яратып укып баручы
Кадрия Гафиятуллина.
Олы Ачасыр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X