Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бакырчыда динле кешеләр яши

Безнең Бакырчы авылында дини бәйрәмнәргә аеруча игътибарлы булып, билгеләп узарга тырышалар. Шундыйларның берсе - Мөхәммәд пәйгамбәребез с.г.в.нең туган көне - Мәүлид бәйрәме дә быел онытылмады.

Бәйрәмгә кунаклар да килде. Диния нәзарәтеннән Татарстан мөфтие урынбасары Илдар Баязитовның катнашуы безне бик куандыр­ды. Ул, үзенең вәгазьләрен сөйләп, бездә матур тәэсирләр калдырды. Ә менә Казанның «Ярдәм» мәчетеннән килгән вәкилләр турында аерым язарга да була. Мөгаллимнәре белән килгән шәкертләр гади генә шәкертләр түгел. Дөнья матурлыгын алар күрә алмасалар да, күзлеләрдән күзлерәк, күңелләре дә сафрак, үзләре дә кешелеклерәк. Аларның ничек Коръән укуларын гына да күрү ни тора. Аларны бу бәйрәмнең бер бизәге булды дип әйтү ялгыш булмас. Яшел Үзән районы мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин да безгә зурлап, хөрмәт итеп, тормыш иптәше белән килгән иде. Ул үзенең үтемле, ягымлы чыгышы белән безгә бер тәрбияви дәрес биргән кебек булды. Яшел Үзән мөслимәләре оешмасыннан рәисе Фәрзәнә ханым, аның урынбасары Тәнзилә ханым һәм Яшел Үзән мәдрәсәсенең мөгаллимәсе Равилә ханым да безнең бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары иделәр. Без аларның килүенә дә бик шат булдык. Алар үзләре дә шәһәрдә шундый дини чараларны оештыруда нык катнаша торган актив мөслимәләр исәбендә. Район күләмендәге дини бәйгеләрнең күбесенең аларның тырышлыгы белән узуы барыбызга да яхшы билгеле.
Бакырчыда узган бу файдалы һәм тәрбияви мөселман чарасын оештыруга зур өлеш кертүчеләр бар. Иң беренче чиратта, әлбәттә инде, мәчетебезнең күрке булган имам-хатыйб Әнәс Закиров һәм аның тормыш иптәше Рәшидә Закированы билгеләргә кирәк. Алар, кулга-кул тотынышып, халыкны Ислам рухында тәрбияләүгә көч куючы мөселманнар. Шундый чаралар оештырып, Бакырчы халкының асылын, рухын, омтылышын ачып салучылар. Шуңа күрә халык та дини бәйрәмнәрне үткәрүгә кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Авылыбызның абыстае Хәлимә ханым шулай ук бу чараларның актив оештыручысы. Шуны да әйтеп узарга кирәк: безнең авылда эчкечеләр, наркоманнар юк. Сәбәбе билгеле: яшьләр Ислам нигезләрен өйрәнеп, күреп үсә, дин юлына басучылар арта бара. Ә чын мөселман гөнаһ кылудан бик курка.
Алсу Сафиуллина.
Бакырчы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев