Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Бәяне безгә халык бирә»

Россия Юстиция министрлыгының җинаять-башкарма системасы хезмәткәрләренең 12 мартта һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә

Һөнәри көн
1998 елга кадәр алар бәйрәмнәрен 10 ноябрьдә, эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән бергә, милиция көнендә билгеләгән. 2010 елның 16 ноябрендә РФ Президенты Дмитрий Медведев Указы белән бәйрәмгә дәүләт статусы бирелә.

«Укы улым, укы. Укыган эшсез калмый»
 

Шул уңайдан без әлеге ведомствода эшләгән, эчке хезмәтләр майоры Радик Мостафин белән сөйләштек.Казанда туып-үскән героебыз, Ростовта стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре югары команда-инженер училищесын тәмамлагач, Төньяк-Кавказ хәрби округында хезмәт итә. Союз таркалгач, хәрби часть таратыла. Кораллы Көчләр офицеры кыскартылуга эләккәч туган шәһәре – Казанга кайта. Хәрби стажын ТР Эчке эшләр министрлыгының җинаять-башкарма хезмәте – Казан төзәтү учреждениесендә дәвам итә. Мондый участокта эшләр өчен характерың да, рухың да көчле булу кирәк. Ә Радик Мостафин кебекләр кайда булсалар да, үз бурычларын җиренә җиткереп башкарачак.

 

– Төзәтү учреждениеләреннән кешеләр, комп­лекслы тәрбия эше алып барылса да, «терелеп» чыкмыйлар. Аерым алганда, мин аларны гаепләмим дә. Җинаятьчелекне безнең, җәмгыятьнең, гаиләнең, күршеләрнең, дусларның ваемсызлыгы тудыра. Иң беренче чиратта тәрбия гаиләдән башлана. Әмма эчкечеләр гаиләсеннән дә бик лаеклы кешеләр чыгуын беләм. Миңа әти: «Укы улым, укы. Укыган кеше бервакытта да эшсез калмый», – дип әйтә иде. Бабам да сугышта булган. Баланы мескен итеп тәрбияләсәң, ул гомер буе шундый булып калачак. «Әнә заводка бар!» – диләр. Заводта да эшләргә, әйбәт белгечкә әйләнергә, яхшылар арасында иң яхшысы булырга омтылырга кирәк. Офицерларга да: «Сезне ни өчен дәүләт биш ел укытты? Алга барырга, аягың йөргәндә эшләргә, пенсия көтеп ятмаска кирәк», – дип әйтә идем. Кайда гына эшләсәң дә, стоматологмы син, шахтермы, файда китерергә тиешсең. Ябык учреждениедә эшләве авыр булдымы? – дип сораучыларга «Москва слезам не верит» кинофильмыннан өзек китерәм. Төп героинядан: «Шундый предприятие белән җитәкчелек итү авырмы?» – дип сорагач: «Авыр, әмма өч кеше белән җитәкчелек итәргә өйрәнсәң, аннары санның әһәмияте юк», – ди. Төрмәдән чыгучыларны, кызганычка, берәү дә көтеп тормый.Әйтик, гаиләсе ничек кабул итә? Эше бармы, фатирын сатмаганнармы? Күбесенә яңадан яши башларга туры килә. Шуңа күрә без аларны җәмгыятькә яраклашырга өйрәтә идек.


«Бервакытта да җиңел юл эзләмәдем»

Радик Мостафин бу тармакта хезмәтен учреждение җитәкчесе урынбасары дәрәҗәсендә тәмамлый.
Һәм тормыш юлын яңа биттән башлап, үз компаниясен ачып җибәрә. Яшел Үзәнгә аны районның элеккеге башлыгы зиратларда, ритуаль хезмәтләр өлкәсендә тәртип урнаштырырга чакырып китерә. Бүгенге көндә ул оештырган һәм җитәкләгән «Похоронный дом «Ритуал» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять өч шәһәргә (Яшел Үзән, Казан, Түбән Кама) хезмәт күрсәтә, аңа улы Тимур һәм кызы Ләйсән ярдәм итә. Компаниядә 70тән артык хезмәткәр исәп­ләнә, җирләүләргә бәйле бөтен хезмәтне үзләре башкара, транспорт чаралары да җитәрлек күләмдә.


– Мин бервакытта да җиңел юл эзләмәдем, – ди Радик Мостафин. – Әгәр дә хәрби училищега кергәндә ритуаль хезмәтләр белән шөгыльләнәсемне белсәм, ышанмас, офицер өчен лаеклы түгел дип әйтер идем. Хәзер инде шуны беләм: теләсә-кайда эшләргә була, иң мөһиме – законнарны үтәргә кирәк. Салымнарны вакытында түләсәң, тыныч йоклыйсың. Мөрәҗәгать итүчеләргә хәзер «Бер тәрәзә» принцибында сыйфатлы хезмәт күрсәтәбез. Бөтен түләүләр банк аша уза. Мин МВД системасында эшләгән кеше буларак, законны бозуга караганда, үтәү кулайрак булуын бик яхшы аңлыйм. Мин ант биргән кеше, шуңа күрә аңа тугры калам. Без гаиләбез белән офицерлар. Хатыным Гөлшат – эчке хезмәтләр майоры, психолог. Улым Тимур – Сириядә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы.
 

 

Икенең берсе: йә катнашырга, йә булышырга
 

Махсус хәрби операция башлангач Радик Мостафин үз алдына бурыч куя: йә катнашырга, йә сугышчыларга ярдәм итәргә.
– Мин шунда ук хәрби билетымны тотып комиссариатка киттем, әмма алмадылар, яшь буенча туры килмисең дип, кире бордылар. Шунда инде мин сугышчыларга
булышырга, җиңүгә өлеш кертергә карар кылдым, – дип сөйли ул.
 

 

Без Радик Мостафинның хәрби операциядә катнашучы «Алга» батальонына «УАЗ» автомобилен сатып алып, аны пуля үтмәслек итеп үзгәртеп, коралландырып, алгы сызыкка үзе илтеп тапшыруын беләбез. Һәм бу аның ярдәменең соңгысы түгел.
Болардан тыш, Радик Мос­тафин хәрби операция барышында һәлак булучыларны хөрмәт белән тантаналы җирләү эшләрен оештыра, һәр очрак буенча яхшы сыйфаттагы видеофильмнар төшереп истәлеккә туганнарына тапшыра, Россия Минстрое Советы каршында ритуаль-җеназа хезмәте күрсәтү өлкәсе эксперты булып тора.

 


– Кызганычка, кешеләр сугыш вакытында гына һәлак булмый, – дип сөйли безнең герой. – Минем куллар аша 2011 елда суга баткан «Булгария» теплоходы, 2013 елда Казан аэропортында һәлакәткә эләккән «Боинг» самолеты, 2014 елда «Адмирал» сәүдә үзәгендә булган фаҗигаләр дә узды. Ликвидация эшләрен башкарган һәм һәлак булучыларны соңгы юлга озатуда катнашкан өчен безне МЧС линиясе буенча бүләкләделәр, Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларына лаек булдык. Мин хәрби кеше, устав буенча яшим, бирелгән команданы үтим.

 


Радик Мостафинның волонтерлык эшчәнлеге дә аерым игътибарга лаек. Аның компаниясе Кызыл Армия сугышчыларының калдык­ларын эзләү һәм хөрмәтләп, тантаналы төстә җирләүләрне оештыра, хәтта «Ватан» яшьләр оешмасы белән эзләнүләргә бара.


– Без халык өчен эшлибез, – дип сүзен дәвам итә әңгәмәдәшебез. – Яшел Үзәндә зиратта җирләргә урын юк, ә ...

Дәвамын газетабызның 10 март саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев