Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Айпад уйнатыла

12 февральдә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте «Подписка өчен айпад!» акциясе буенча бүләкләр уйнатачак.

2016 елның беренче ярты еллыгына өч яисә аннан да күбрәк газета-журналга язылу турындагы квитанцияләрне 1 ноябрьдән алып 20 гыйнварга кадәр җибәрергә кирәк иде.
Акциядә Татарстаннан гына түгел, ә Башкортстан, Чуваш, Челәбе өлкәсеннән дә катнашучылар булган. Бәйгегә Татарстанның 38 районыннан һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән хатлар килгән. Аеруча Арча, Кукмара, Апас, Яшел Үзән районнары бәйгедә актив катнашкан. Ике тапкыр Актанышта яшәүчеләр айпад откач, бәйгедә нәкъ шул районнан катнашучылар сизелерлек арткан.
12 февральдә булачак уенны тулысы белән видеога төшереп, "Татмедиа" сайтына куелачак (http://tatmedia.ru/newssee/22374). Шулай итеп, теләге булганнар уенны башыннан ахырына кадәр күзәтә ала. Уенның төп нәтиҗәләре республика матбугатында яктыртылачак.
Исегезгә төшерәбез: уенда 15 комплект Кукмара савыт-сабасы, цифрлы 3 фотоаппарат һәм төп приз - iPad уйнатылачак. Призлар подписчикларга район газеталары аша биреләчәк.
Реклама, 16+
Акция 1.11.2015 -10.03.2016.
Акция турында тулырак мәгълүмат, призларның саны һәм аларны алу тәртибе -
www.tatmedia.ru сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев