Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авыл хуҗалыгы техника паркын яңартырга хакимият акча бирә

Татарстанда авыл хуҗалыгы техника паркын яңарту өчен 2016 елда 2 млрд. сум акча бүлеп бирелә.

Техника паркын яңарту "60х40" схемасына нигезләнеп башкарылачак. Бу чыгымнарның 40 %ы бюджеттан каралган субсидия ярдәмендә каплана дигән сүз. Шундый ук юл белән гаилә фермаларын, авыл хуҗалыгы кооперативларын, яшелчә һәм җиләк җимеше тармагын үстерү, газ белән эшләүче техниканы киңрәк җәелдерү максатыннан субсидия бирү дә дәвам итә.

2015 елда техник модернизация программасы буенча 800дән артык авыл хуҗалыгы җитештерүчесе 5 мең берәмлек техника һәм 5,8 млрд. сумга җиһаз алган, 1,9 млрд. сумлык бюджет ярдәме бирелгән. Моннан тыш федераль лизинг буенча 2 мең берәмлек техника һәм 600 млн. сумлык җиһаз алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев