Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җаваплылык урланганның суммасына бәйле

Кибеттә хуҗасы рөхсәтеннән башка банк картасы белән түләү – урлаумы яки мошенниклыкмы?

Милекче рөхсәтеннән башка товарлар һәм хезмәтләр өчен түләү максатларында башкаларның банк картасын (шул исәптән табылганнарын да) файдалану гамәлләре чит кешенең мөлкәтен урлау булып тора.


Карта – электрон түләү чарасы һәм шул ук вакытта аның хуҗасының банк счетына бәйләнгән.


РФ Җинаятьләр кодексының 159.3нче маддәсенең 1нче өлеше электрон түләү чараларын кулланып мошенниклык өчен җинаять җаваплылыгын күздә тота. Әлеге җинаять өчен максималь җәза иректән 3 ел мәхрүм ителүдән артмый, шуңа бәйле рәвештә җинаять аз авырлык категориясенә керә. Җаваплылык милекчегә 2500 сумнан артык зыян китергән очракта башлана.


Россия Федерациясе Җинаять кодексының 158нче маддәсендәге 3нче өлешенең «г» пункты белән мөлкәтне банк счетыннан урлаган өчен (РФ Җинаять кодексының 159.3нче маддәсендә каралган җинаять билгеләре булмаган очракта) җинаять җаваплылыгы каралган. Әлеге җинаять өчен максималь җәза 6 елга кадәр иректән мәхрүм ителү, шуңа бәйле рәвештә җинаять авыр категориягә керә. Җавап­лылык китерелгән зыянның суммасына карамастан салына һәм әлеге категория буенча эшләр җинаятьнең авырлыгы аркасында туктатылырга тиеш түгел.


Гамәлдәге законнар нигезендә банк карталары белән түләү операцияләрен башкаручы сәүдә оешмалары хезмәткәрләренә шәхесне раслаучы документлар буенча хуҗаларын идентификацияләү бурычы йөкләнми.


Россия Федерациясе Югары суды мондый очракларда акча урлау кебек квалификацияләнә дип аңлатты.


Шулай итеп, гаепленең гамәлләренә башка бәя бирү мөмкин түгел һәм алар РФ ҖКның 158нче маддәсенең 3нче өлеше буенча квалификацияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев