Бу көннәрдә кар, юеш кар, пыскак һәм бозлы яңгыр явачак. Урыны белән буран көчәю ихтималы зур. Шуның аркасында юлларда көчле бозлавык, кар көртләре хасил була. Буран вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак.
Җил көчәячәк - көньяктан исүче җилнең секундына 15-20, урыны белән 25 метрга кадәр җитү мөмкинлеге бар.
2 февраль төнендә һава температурасы 4-9 градус, көньяк-көнчыгышта 12 градуска кадәр салкын була. Көндез 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы.
3 февраль төнендә һәм көндез шулай ук 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы булыр, дип фаразланыла.
Материал http://intertat.ru сайтыннан алынды.
Нет комментариев