Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Аулак өй» төбәкара бәйгедә дуслык җиңде

Шәһәребезнең 5нче гимназиясенә «Аулак өй – көрәш» дигән бәйгегә чакыру алгач, аптырап калдым.

Үзе аулак өй, үзе көрәш икән. Шулай да буламы, дигән кызыксынуыма җавап табарга ашыктым.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте ярдәме белән оештырылган төбәкара «Аулак өй – көрәш» проекты моннан нәкъ ике ел элек февраль аенда оешкан икән. Проектның идея авторы, җитәкчесе, ТР журналистлар берлеге әгъзасы – Сәрия Закирова.
Бәйгенең максаты – укучы балаларны, яшь буынны татар халкының гореф-гадәтләре, милли йолалары, халык уеннары белән таныштыру, актив иҗат иткән төрле буын шагыйрәләр хакында мәгълүмат бирү, иҗат күәсе булган балаларны барлау, остаз каләм ияләреннән аларның иҗатына бәя, хәер-фатиха алуга ирешү. Һәм әлеге проектның чираттагысы 5нче гимназиядә оештырылды. 


Россия Федерациясендә – «Педагог һәм остаз» елы, Татарстанда «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр» елы уңаеннан әдәби бил алышуда гимназия укучылары белән Арча районы вәкилләре көч сынашты. Арча кунаклары – «Әлифба» командасы белән әдәби ярыш алып баруы «Аҗаган» укучылар командасына җиңел булмагандыр. Чөнки арчалылар арасында дөньяда бердәнбер саналган «Әлифба» музее директоры Дамир Таҗиев, «Безнең мирас» журналы сәркатибе Ленар Гобәйдуллин, «Яшь йөрәкләр» халык театры җитәкчесе Рамил Мөхетдинов кебек шәхесләр һәм үзешчән шагыйрьләр бар иде. Әмма, көчләр тигез булмаса да, безнең егет-кызларыбыз тәҗрибәле абый-апалары алдында югалып калмады.

Бәйге якташыбыз Каюм Насыйри иҗатына багышланган иде. Шуңа да ныклап әзерләнгәннәре күренеп торды.

Мин бу бәйгене бер сулышта үтте дияр идем. Чөнки Гөлүсә Закирова аны отышлы форматта оештырган. «Йөзек салыш» уенында, мәсәлән, шигъри юлларның авторын белергә кирәк. Аннан конвертта бирелгән сүзләрдән шигырь юлларын җыярга, экранда күрсәтелгән биремнәрнең дөрес вариантын табарга һәм башкалар. Боларның барысы да гимназия укучылары, ар­тистлары дисәм дә арттыру булмас, әзерләгән искиткеч концерт номерлары белән үрелеп барды. Әлбәттә инде, кунаклар да буш кул белән килмәгән, үзләре иҗат иткән шигырьләрен бүләк итте, гармунга кушылып, халык җырларын да башкардыр. Чын аулак өйдәгечә, барысы да булды. Сәрия Закирова башкарган шигырьләрне аеруча йотлыгып тыңладык.
 
Моннан ике ел элек, менә шундый проект оештырасы иде, дигән теләгемне җиткергәч, «Соң, синең моның өчен ярмасы да, сөте дә, тозы да юк бит», – дигәннәр иде. Уртак тырышлык белән ботка пеште. Һәм без рес­публикакүләм дәрәҗәдән тө­бәкара югарылык­ка күтәрелдек. Максатыбыз изге – төрле буын шагыйрәләре иҗаты белән укучыларны таныштыру, халкыбызның күңел җәүһәрләре булган җыр­ларны яңгырату, үсеп килүче балалар кулына китап тоттыру. Беренче чиратта аларны татар әдәбияты классиклары әсәрләренә якынайтасым килә, – дип фикерләре белән уртаклаша Сәрия Закирова.
 
Сизелми генә узган бәйгедә, әлбәттә, дуслык җиңде. «Әлифба» командасы финалда катнашачак, ә укучыларыбызга истәлекле китаплар, сертификатлар тапшырылды. Иң мөһиме, алар бу очрашудан онытылмаслык хис-кичерешләр алды. Ә инде кайберләрендә бу бәйгедән соң татар әдәбиятын алып уку теләге туган икән, димәк, «Аулак өй» дөрес юлда.

Язмам ахырында 5нче гимназия бинасының капиталь төзекләндерүеннән соң, танымаслык булып үзгәрүен дә әйтмичә булдыра алмыйм. Ишектән керүгә яктылык, зәвык бөркелеп тора. Үзеңне өйгә кайтып кергәндәй тоясың, шушы җылы мохиттә укучылар тырышып укысыннар, белем алсыннар дип кенә телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев