Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Атнаның икенче яртысында Татарстанда +8 градуска кадәр җылытачак

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 15 һәм 16 мартта, республика антициклон йогынтысында булачак.

Якын атмосфера фронты аркасында 15е урыны белән аз гына явым-төшемнәр узачак, көньяк-көнбатыштан 15-18 м/с тизлектә җил көтелә. Икенче көнне явым-төшемнәр булу ихтималы аз. Һава температурасы төнлә 0-5 градус һәм көндез 2-8 градус җылылык тәшкил итәчәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Җомга һәм шимбә көннәрендә, 17 һәм 18 мартта, кайбер урыннарда карлы яңгыр булырга мөмкин. 17се һава температурасы төнге сәгатьләрдә -1дән +3 градуска кадәр һәм көндез +3тән +8 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

18 мартта температура фоны тагын түбәнәячәк: төнлә -2дән -7 градуска кадәр һәм көндез +1дән +5кә кадәр төшәр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев