Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Апрельдә безне нинди үзгәрешләр көтә

Социаль һәм балалар пособиеләре индексацияләнә, яңалыклар шулай ук торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә, банк секторына һәм чит илләрдән товарлар кертүгә кагылачак

Законнар һәм без

Ветераннарга түләүләр арта

Социаль пенсияләр күләме 3,3% ка арта. Күтәрелгәннән соң федераль бюджеттан уртача түләү күләме 10 193 сум тәшкил итәчәк. Социаль пенсия түбәндәге очракларда түләнә:

  • картлык буенча;
  • инвалидлык булганда;
  • туендыручыны югалту уңаеннан;
  • 18 яки 23 яшькә кадәрге ятимнәр өчен.

Федераль ташлама алучылар – Бөек Ватан сугышы ветераннары, блокадалы Ленинградта яшәүчеләр, Чернобыль атом электр станциясендә (ЧАЭС) һәлакәттә зыян күрүчеләр, шулай ук хезмәттә инвалидлык алган хәрбиләр өчен пенсия түләүләре якынча 3,3 процентка индексацияләнә.

Балалар пособиеләре

Үзгәрешләр өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга түләүләргә кагыла. Дәүләт ярдәме һәр гаилә әгъзасына уртача айлык кереме төбәктәге яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләр өчен арттырыла. Алар якынча бер ярым-ике тапкырга үсәргә мөмкин.
Ата-аналарга балалар пособиеләрен яңадан исәпләү өчен гаризаны 1 апрельдән бирергә була. Әгәр хокук расланса, гаиләләр 2023 елның беренче айларында, ягъни гыйнвар, февраль һәм март айларында өстәмә түләү алачак.

Йорт ихтыяҗлары өчен түләүләр

Фатир хуҗалары коммуналь хезмәтләр өчен үзгәреш кертелгән квитанцияләр алачак. Ул гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләү графасына (ОДН) – җыештыруга, лифт эшенә һәм йортта электр белән тәэмин итү чыгымнарына кагылачак.
Әлеге күрсәткечне фактта куллану буенча исәпли башлыйлар. Күпфатирлы йортларда счетчиклар булса, хуҗаларга аларның күрсәткечләре буенча түләргә туры киләчәк. Экспертлар фаразлавынча, бу очракта ОДН суммасы кимергә мөмкин.
Әгәр счетчиклар булмаса, түләү күләме нормативлар буенча формалаштырылачак.

Акча реформасы

Россиядә цифрлы рубльне сынау башлана. Виртуаль акча берәмлеген Россиянең 13 зур банкы сынап карый, алар дәүләт проектында катнаша.
Цифрлы рубль гадәти акчага тиң булачак. Шул ук вакытта белгечләр акчаның бәясе төшмәячәген ассызыклый. Башлангыч этапта россиялеләр физик затлар арасында цифрлы рубль ярдәмендә переводлар ясый, шулай ук аларга сатып алулар һәм хезмәтләр өчен түли алачак.
Тора-бара диджитал-валюта «тере» һәм «тере булмаган» акчаны да кысрыклап чыгарачак, бөтен төр өстенлекләргә ия булачак. Аны теләсә нинди максатлар һәм ихтыяҗлар өчен интернетка тоташмыйча кулланырга мөмкин булачак. Шул ук вакытта россиялеләрнең банк системасыннан бәйсез рәвештә цифр­лы акчаларны саклау мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Моның өчен автоном кошелек карала.

Имтихан кагыйдәләре үзгәрә

Имтиханнарны яңача тапшыра башлаячак­лар. Сынауның гамәли өлешендә машина йөртүчеләр өчен мәйданчыкта күнегүләр башкару шәһәр эчендә өстәмә биремнәр серия­сен алыштырачак. Моның өчен тикшерүчеләр транспорт хәрәкәте азрак булган юл участок­ларын сайлап алачак.
Имтихан биргәндә­­ машина йөртүче янында хәзер ЮХИДИ хезмәткәре булачак. Автомәктәп инструкторы машинада арткы утыргычта урын алачак.

Россия кушымталары белән гаджетлар

Барлык электрон җайланмалар Россия прог­раммалары белән сатылачак. Смартфоннар белән бергә планшетлар, ноутбуклар һәм шәхси компьютерларга да шундый программалар куела.
 

Пошлина нормалары яңартыла
Чит илдән Россиягә товарларны пошлинасыз кертү яки чит ил маркетплейсларыннан заказ бирү күрсәткечләре үзгәрә, яңа нормалар:

  • товарларны җәяү яки транспортның төрле төрләре белән шәхси кертү (һавадан тыш) – 500 евро һәм 25 килограмм;
  • почта яки курь­ер аша посылка китерү – 200 евро һәм 31 килограмм.

Элек пошлина түләмичә шәхси куллану өчен бер мең еврога кадәр товарлар кертергә рөхсәт ителгән.

Туристлык кэшбэгын кайтару

Туристлык кэшбэгы программасының өченче этабы эшли башлаячак. Бу максатларга ике миллиард сум акча бүлеп бирелгән.
Сәяхәтчеләр Россия буенча тур бәясенең, әгәр ул ике төннән дә ким булмаса, 20% ка кадәр кайтара алачак (ул 20 000 сумнан артмаска тиеш). 2023 елның июнь аена кадәр юллама өчен «Мир» банк карталары белән түләү мәҗбүри таләп булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев