Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әнисе йоклап яткан кызының муенын кискән

Башкортстанның Хәйбулла районында 12 яшьлек кызга һөҗүм иткәннәр.

Әнисе, психик тайпылыш хәлендә, йоклап яткан кызы янына килеп, муенын ашханә пычагы белән кисә башлаган.

Кыз уянып кычкырып җибәрә, бу әтисенең игътибарын җәлеп итә. Ул хатынын этеп җибәрә һәм ярдәм чакыра. Ир-ат сөйләвенчә, бертуган апасы үлгәннән соң хатынының психикасы белән җитди проблемалары башланган, дип яза SHOT Телеграм-каналы.

Җәрәхәтләнгән кызны хастаханәгә салганнар, аның тормышына бернинди дә куркыныч янамый. Әнисен психиатрия хастаханәсенә илткәннәр, «балигъ булмаганны үтерергә омтылу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Чыганак:Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X