Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Әни янына ашыгам, авылга...»

Росгвардияче Азат Шакировның хезмәт кенәгәсендә бары бер эш урыны – Яшел Үзән районы Милли гвардиясе гаскәрләренең ведомстводан тыш сак бүлеге

Росгвардиячеләр көне

Һөнәри көн уңаеннан безгә полиция прапорщигы Азат Шакиров белән очрашу мөмкин булды. Аның төнге дежурлыктан чыгып, ялында авылга әнисе янына кайтып барышы иде. Шуңа да ул әнисенең көтеп торуын кат-кат искә төшереп, сүзне кыс­ка тотты. Күренеп тора, Акъегеттә үзе генә яшәүче әнисе Әлфия апаны хөрмәт итә.

 

«Тавыклары белән яшәп ята инде әни, – ди ул. – Әлбәттә, булышабыз. Эштән бушау белән – авылга...»


Хезмәте Азатның үзен дә, яшәешен дә һәм, хәтта, гаиләсен дә бер эзгә, ягъни ритмга салган дигән нәтиҗә ясадым аның белән сөйләшкән кыска вакытта. Иң беренче аның оперативлыгы, эшне тиз тотуы, минутларның кадерен белүе күзгә ташлана. Шул ук вакытта кешелеклелеген югалтмаган, эшендә, кайберәүләр кебек «янмаган». Мактанмый, үзе турында сөйләргә яратмый, хезмәттәшләрен хөрмәт итә, ярдәмгә ашыга, кыскасы, чын росгвардияче.


Әйткәнемчә, аның хезмәт биографиясе шушы Яшел Үзәннең ведомстводан тыш сак хезмәте белән генә бәйле. Инде хезмәт стажы тулса да, аны алмаштырырга, «туйдым инде тәртип саклап» дип китәргә җыенмый. Һәм шундый тырыш хезмәткәрне җитәкчелекнең дә җиңел генә җибәрәсе килмәс иде.


Азат Шакиров Акъегет авылында туып-үскән. Сигезенче сыйныфта тәмамлау белән 107нче СПТУга укырга кереп, аннан машина йөртүче-тракторчы белгечлеген алып чыккан. Шуннан соң, 1994 елда аны армиягә алганнар. Ул үз бурычын Ерак Көнчыгышта погрангаскәрләрдә үтәгән. Соңгы ярты елын Таҗикстан-Әфганстан чигендә хезмәт итеп, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы булып танылган.

 

«Пограничник буласым килде һәм мине шунда җибәрделәр дә. Ике ел кулдан корал төшмәде. Төрле вакытлар булды. Шуңа әйтәм дә, армиядән алып хәзергә кадәр минем кулдан коралның төшкәне юк әле», – дип сөйли үзе турында Азат.

Армиядән кайту белән Азат Шакиров бернинди икеләнүләрсез ведомстводан тыш сак хезмәтенә урнаша һәм эше белән горурлануын яшерми. Сүз дә юк, хезмәте бик катлау­лы. Ничә еллар Валерий Галанский белән бер экипажда эшлиләр. Азат –
машина йөртүче-полицейский, Валерий – өлкән машина йөртүче. Хезмәт бурычларын да санап бетергесез һәм аларга кизү торганда көтелмәгән ситуацияләр белән очрашыр­га, яшәүчеләр һәм мөлкәт иминлеге өчен җавап бирер­гә туры килә. Монда инде көн белән көн охшашмый. Шулай да, ял көннәрдә, бәйрәмнәрдә эшләре күбәю билгеле чынбарлык.

«Кешеләр ял иткәндә, безнең эш арта, – ди Азат. – Экипаж нинди генә чакыру булмасын, урынга минутлар эчендә барып җитә. Һәм һәр җиргә икәү барабыз. Махсус киемнәрдә – бронежилетта, каскаларда, коралланган булсак та, без бер-беребезне «прикрывать» итәргә тиеш. Әллә нинди очраклар һәм әллә нәрсәләр көтеп торырга мөмкин».

 

Шул уңайдан ул соңгы очракны искә төшерә. Столичная урамына чакыру алына. Абыйсы эчкән килеш туганнан туганы, 14 яшьлек үсмернең муенына пычак кадаган. Әлбәттә, росгвардиячеләр минутлар эчендә бу ситуацияне хәл итә, канга баткан малай янына ашыгыч ярдәм чакыртыла, җинаятьче кулга алына. Шәхси очраклардан тыш, алар ведомстводан тыш сак хезмәтенә кушылган шәхси кешеләрнең дә, предприятие-оешмаларның да мөлкәтен сак­лый. Эш – эш урынында, гаилә турында да кайгыр­тырга кирәк.

 

Ә гаиләсе хакында Азат Шакиров бик җылы сөйли. Хатыны Айгөлне мактап телгә ала. Шәһәр кызы булса да, бөтен эшне белә, авылда әнисенә бакча эшләрендә нык булыша, дип сөйли. Ни дип әйтәсең, бер-берсенә пар килгәннәр. Уллары Айратка 20 яшь, техникум бетерә, армиягә барырга җыена. Ә кызлары Азалия мәктәптә укый.
Гаилә башлыгы торак мәсьәләсен хезмәте аша хәл итә алган. Ике бүлмәле фатирны ведомстводан тыш сак хезмәтеннән биргәннәр.
Азат Шакировка намуслы хезмәте өчен бирелгән бүләкләрен санап бетергесез. Иң кадерлеләре – ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәм Яшел Үзән муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары.

Әңгәмәдәшебез саубуллашканда: «Бер Әлфиядән икенче Әлфия янына киттем», – дип, шаяртырга да онытмады.

Форсаттан файдаланып, росгвардиячеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, аларга бары имин көннәр генә теләп калабыз.

27 март – Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләре көне. Ул РФ Президентының 2017 елның 16 гыйнвары Указы белән хәрби традицияләрнең дәвамлылыгын саклау һәм Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләрендә хезмәт итүнең абруен күтәрү максатында билгеләнгән.


Аның тарихы Иван Грозный чорына барып тоташа, ул вакытта патшага шәхсән тугрылыклы гаскәрләр барлык­ка килә.
Революция чорында эчке гаскәрләр бүлекчәләренең беренче прообразы булып Кызыл гвардия отрядлары тора.1934 елда эчке эшләр халык комиссариаты (НКВД) төзелә һәм гаскәрләре оештырыла.


1989 елга кадәр СССР Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләре Кораллы Көчләр структурасына керә, әмма Эчке эшләр министрлыгына буйсына. 1991 елда СССР таркалганнан соң эчке гаскәрләр дә үз эшчәнлеген туктата. Шул сәбәпле РФ Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләре барлыкка килә, алар хәрби конфликтларны хәл итүдә, терроризмга, экстремизмга һәм оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәштә катнаша.


Яңа төзелгән Россия Милли гвардиясе гаскәрләре СССР һәм РФ Эчке эшләр Министрлыгы эчке гаскәрләренең данлы традицияләрен, батырлыкларын һәм тарихын лаеклы дәвам итүче. Росгвардиянең девизы – «Һәрвакыт сакта!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев