Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Андрей Малахов. Прямой эфир» тапшыруы эксперты авариядә һәлак булган

24 мартта М-2 «Крым» юлында Орел шәһәре янында коточкыч авариядә Светлана Левина – Андрей Малахов тапшыруының эксперты һәлак булган.

Биредә тагын ике кеше үлгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

40 яшьлек йөртүче идарә иткән "Мерседес Бенц 2543 Актро" машинасы каршы як полосага чыга һәм "Митсубиси Паджеро" автомобиленә бәрелә. Аны 45 яшьлек ир-ат идарә иткән. Ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче үк салондагы 48 яшьлек ир-ат һәм 45 яшьлек хатын-кыз һәлак була. 

Соңрак ачыкланганча, һәлак булучыларның берсе «Андрей Малахов. Прямой эфир» тапшыруы эксперты Светлана Левина булып чыга.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Орел өлкәсе буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Мерседес Бенц» йөк машинасы Орелдан Мәскәүгә таба бара. Ул юл сызыкларын бозып каршы як полосага чыга һәм «Митсубиси Паджеро» машинасына бәрелә. Салондагы ир-ат белән хатын-кыз урында ук, «Митсубиси» йөртүчесе ашыгыч ярдәм машинасында үлә. Салонда 2010 елда туган малай да була, ул җитди имгәнә, аны хастаханәгә илтәләр.

Йөк машинасын йөртүчегә карата җинаять эше ачылган.

 

Чыганак:Интертат: иң популяр татар сайты
Фото: 57.мвд.рф

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев