Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

АНА ДОГАСЫНЫҢ КӨЧЕ

–Йа Раббым! Нинди изгелегем булды икән?.. Теләкләр күп инде ул... Ике айдан бирле хәбәре юк, улым армиядән исән-сау әйләнеп кайтсын иде, – дип кабаланды каушаган ана.

Булды, үтәлер. Инде икенчесен әйт.
Икенчесе?! Ай Аллам! Армиягә киткәннәрнең барысы да исән-сау кайтсыннар иде.
–Бусы да үтәлер. Инде өченчесен әйт.
–Җирдәге бөтен кеше тынычлыкта яшәсен иде.
–Һммм... Бусы да үтәлер, борчылма. Үзеңә берни дә сорамадың инде. Авырып ятасың бит, терелүеңне сора!
–Шул өч теләгемне үтәсәң, бик риза булыр идем...


Шәүлә ананың гәүдәсе өстеннән кулын җилпеп алды да юк булды...
Ә бу вакытта... Өйрәнүләрнең иң кызган вакытында, яшь солдатны үзенең гәүдәсе белән каплаган командир – ананың улы авыр яраланды. Күп кан югалткан кыю командирны коткарып калу өчен хәрби врачлар җан-фәрманга тырышты, исән калырга бер шансы да юк иде яралының. Озак азаплангач, берсе: “Булмады инде, йөрәге туктады”, дип башын аска иде. Икесе һаман да өметләрен өзмичә: “Сине әти-әниең көтә, сула, батыр, сула!” – дип, туктаган йөрәкне эшләтеп җибәрергә тырышты...

...Таң атты. Йорт эчендә тынлык. Хәсрәтле ата белән ана тын гына сулап йоклап яталар. Бераздан ана уянды. Әле кичә генә авыртып урыныннан тора да алмый ятуын онытып, караватыннан сикереп төште дә, йөгереп диярлек ишек алдына чыкты. “Йа Раббым! Минем баламны сакла!” – дип, тыныч күккә күз салды. Тәненең бер җире авыртмавына сөенеп, кире өйгә керде.
Ире дә уянып килә иде, үз аягында йөгереп йөргән хатынын күреп, таң калды.
Мин бүген гаҗәеп бер төш күрдем. Төнлә яныма сөекле Пәйгамбәребез төште. Өч теләгемне алып күккә менеп китте. Улың кайтыр, диде. Улыбыз исән! – дип кабатлады ана.
Ашыга-ашыга коймак изде, таба чыжлатып коймак пешерде. Өйгә тәмле ис чыкты. Ата белән ананың йөзләре генә түгел, өйнең дүрт почмагы да яктырды. Ир битләре кызарып киткән хатыныннан күзен дә алмады. Яшиләр әле болай булгач, уллары исән икән бит!

...Нәкъ шушы вакытта, кыю командирның ун минут туктап торган йөрәге кабат тибә башлады.
Әнисе дога кылды ахры, – диде хәрби врачның берсе, битендәге тирләрен сөртә-сөртә.
Жить будет! Нет ничего сильнее материнской молитвы, я это знаю, дип күзен яшерде икенчесе.

Ике врач төне буе, Күктәге кодрәт иясе йөрәген эшләтеп җибәргән яралы командир яныннан бер минутка да китмәде. Тигез сулап яткан командирның әнисе өчен... Үзләренең әниләре исән булуына сөенделәр...

 

Чыганак: АЛЛАҺЫМ! БИРГӘННӘРЕҢӘ МЕҢ ШӨКЕР ! Вк төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X