Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары тоткарланган

Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары 5 миллион сум ришвәт алуда гаепләнә

Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Андрей Подовалов тоткарланган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.

Агентлык мәгълүматларына караганда, биредә мәктәпләр һәм балалар бакчаларын кайнар ризык белән тәэмин итүгә контракт буенча 4,8 миллион сумлык ришвәт турында сүз бара.

2021 елның гыйнварыннан 2022 елның декабренә кадәр 200әр мең сум күләмендә акча тапшырылып килгән. Чыганак мәгълүматлары буенча, кайнар ризык белән тәэмин итүчеләр Подоваловка шундый 24 ришвәт биргән.

Бүген иртән аеруча зур күләмдә ришвәт турындагы статья буенча җинаять эше кузгатылган.
Хәзерге вакытта Подовалов – Әлмәттә. Якын араларда аңа карата җәза чарасы сайлау турындагы мәсьәлә хәл ителәчәк.

 

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев