Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әлеге дә баягы шул юллар инде бездә...

Яз җитте һәм әлегә кадәр кар астында яшеренеп, күзгә бәрелеп тормаган барлык җитешсезлекләр якты дөньяга чыкты.

Эх, харап итте кар эреп! Юлларның ватыклыгын ыржайтып, чүп-чар һәм пычраклыкны шәрә калдырып, чишеләсе мәсьәләләр тудырып, үзе су булып акты да котылды.

Менә, кешеләр, үзегезнең майтарган гамәлләрегезне күрегез, диде бугай.

Социаль челтәрләр юлларның йөреп булмаслык хәлгә килүеннән зарлар, бихисап күп шикаятьләр белән тулды. Районыбыз хакимияте, әлбәттә, шәһәрдәге барлык проблемалардан хәбәрдар.

 
⚡⚡-Хөрмәтле райондашлар, сездән шәһәрне матурлау, төзекләндерү, юл эшләре буенча мөрәҗәгатьләр һәм сораулар килә. Алар барысы да контрольдә. Без шәһәргә «обход» ясадык, Ленин урамындагы җәяүлеләр юлын да карадык һәм ул подрядчы тарафыннан тиешенчә ясалып бетәчәк. Боларны үзем контрольдә тотачакмын. Парк тирәли койма тоту эшләре инде бара, - дип шәрехләде Яшел Үзән район башлыгы Михаил Афанасьев. – Барлык проблемалы участоклар буенча күрсәтмәләр бирелгән, аларны башкару сроклары билгеләнгән. Битараф булмавыгыз һәм шәһәребез өчен чын күңелдән борчылуыгыз өчен рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев