Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әле ярый сез бар, почтальоннар!

Яңа ел башланды, узган елның декабрь ахырында «Яшел Үзән» газетасына язылу кампаниясен алдагы яртыеллык­ка караганда уңышлырак итеп йомгакладык, димәк, нәтиҗәләр ясарга вакыт.

Бу «кызу» чорда редакциябезнең иң төп ярдәмчеләре, әлбәттә, безнең почтальоннарыбыз. Исән-сау булсыннар да, эшләп кенә йөрсеннәр, хезмәтләре өчен рәхмәт аларга!

 
Менә шулай кулга-кул тотынышып, бер-беребезгә ярдәмләшеп хезмәттәшлек итүебезне ничек тә булса билгелисебез һәм аларның тырышлыкларын ничек булса да бәялисебез килгәнгә һәр ярты ел саен бәйге игълан итәбез дә инде.

 
Бу яртыеллыкта да безнең редакция оештырган «Яшел Үзән районының иң яхшы почтальоны» бәйгесендә җиңүне Күгеш җирлеге поч­та хезмәткәре яулады. 

Шулай итеп, менә алар:
✅I урын – «Абсолют лидер» – Күгеш җирлеге поч­тальоны Зөмфирә Хәйруллина – «Яшел Үзән» газетасына яздыру буенча сыйфатлы хезмәте өчен
4 000 сум белән бүләкләнә;
✅II урын – «Подписка лидеры» – Акъегет авыл җирлеге почтальоны Гөлназ Сәгъдиева – «Яшел Үзән»гә язылуда инициативасы һәм активлыгы өчен 3 000 сум белән бүләкләнә;
✅III урын – «Тотрыклы тираж» – Мамадыш Әкил авыл җирлегенең Татар Танае поч­тальоны Раушания Вафина – «Яшел Үзәнгә» язылу буенча системалы эш өчен 2 000 сум белән бүләкләнә.

 
Безнең газета өчен бик җитди, ә почтальоннарның тырышлыклары, эшләренә җитди карашлары күрсәткече булып торган бәйгедә җиңүегез белән котлыйбыз һәм барлык почта хезмәткәрләренә уңышлар, җиңеллекләр, халыкның җылы мөнәсәбәтен телибез!
Бүләкләнүчеләр, акчаларын килеп алу тәртибен, редакциябезнең бухгалтериясенә 5-67-02 телефон номеры буенча шалтыратып белешә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев