Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алдан түләнә

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, Яңа ел бәйрәмнәренә Татарстанда яшәүчеләргә, гадәттәгечә, декабрь аенда балаларга һәм йөкле хатын-кызларга айлык түләүләрне вакытыннан алда түләячәкләр.

Графиктан алданрак кредит учреждениеләре аша ярдәм чаралары алган гражданнарга күчереләчәк.

Балалар һәм йөкле хатын-кызлар өчен алдан түләүләр:
29 декабрьдә 2023 елның 3 гыйнвары өчен түбәндәге айлык түләүләр биреләчәк:
– балага узуның иртә чорында исәпкә баскан хатын-кызларга;
– 8-17 яшьлек балалар өчен;
– бала карау буенча ел ярымга кадәр эшләмәүче ата-аналарга;
– чакыру буенча хәрби хезмәт үтүчеләрнең балаларына.


«Россия Почтасы» бүлекләре аша айлык түләүләрне алучыларга декабрь ае өчен пособиеләр түләү график буенча 2023 елның 3 гыйнварыннан 25 гыйнварына кадәр башкарылачак.


Пенсияләр һәм башка социаль түләүләр:
«Гыйнвар аенда картлык буенча иминият пенсияләре эшләмәүче пенсионерларга индексацияләнгән күләмдә түләнәчәк. 2023 елның гыйн­варыннан индексация суммасы 4,8 процент дәрәҗәсендә билгеләнгән», дип ачыклык кертә Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.


Кредит учреждениеләре аша пенсия­ләрне түләү билгеләнгән график буенча – 2023 елның 12 гыйнварыннан башкарылачак.


«Россия Почтасы» бүлекләре аша пенсия һәм социаль түләүләр гадәти график буенча бирелә. Почта элемтәсе бүлекләре республикада түләү чоры башлану белән бер вакытта, почта бүлекчәләренең эш графигы нигезендә ачылачак. Тапшыру датасы пенсионерның яшәү адресы буенча билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X