Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алда булса зур теләк, эштән ял таба йөрәк

Барыбыз да гүзәллекне, камиллекне яратабыз. Күз карашы да беренче матур әйбергә төшә. Безнең белән дә шулай булды. Бакырчыга баргач, авыл эчендәге борылыш янында, өй алды рәшәткәләре тимердән бизәкләп эшләнгән ике катлы йортка сокланып карап тордык та авылның активисткасы, бар эштә дә җитез, уңган-булган Рәшидә ападан хуҗалары белән дә таныштыруын үтендек....

Барыбыз да гүзәллекне, камиллекне яратабыз. Күз карашы да беренче матур әйбергә төшә. Безнең белән дә шулай булды. Бакырчыга баргач, авыл эчендәге борылыш янында, өй алды рәшәткәләре тимердән бизәкләп эшләнгән ике катлы йортка сокланып карап тордык та авылның активисткасы, бар эштә дә җитез, уңган-булган Рәшидә ападан хуҗалары белән дә таныштыруын үтендек.
Фирдәүсә белән Марат Халитовларның мәш килеп өйләренә ремонт ясап йөргән көннәре булып чыкты. Була бит шундый тынгысыз җаннар, ясап куйганына риза булып диванда кырын ятып ял итәргә андыйларның түземлеге җитми, тынгы белмәс җаннары, тырыш куллары үзенә мәшгульлек эзли. Әлеге гаилә дә шундыйлардан. Өч балалары белән тату гаилә булып яшәгән әлеге өйне дә башыннан ахырына кадәр үз көчләре, үз куллары белән булдырганнар, кирпечен дә Марат үзе өйгән. Аның һөнәрләре турында саный китсәң, ис китмәле! Кулыннан килмәгән эшләре турында язасы җиңелрәк булыр иде, мөгаен. Үзе бик тыйнак та, ярый әле тормыш иптәше Фирдәүсә булды ирен мактарга. Ул булмаса, йорт хуҗасының Татар этнографик музеендагы агачтан ясалган экспонатларның аның хезмәт җимешләре булуын да (мәсәлән, «избушка на курьих ножках», тәрәзә рамнары һ.б.), гомумән, агачтан матур бизәкләр кисеп ясавын; мич чыгаруын, торбалар ябыштырып җылылык кертүен; кешеләргә ватылган көнкүреш электр приборларын һәм хәтта гармуннарны төзекләндереп бирүен дә белмәс идек.
- Менә күзне иң беренче җәлеп иткәне бизәкләп эшләнгән капка белән рәшәткәләр булды. Эретеп ябыштыру осталыгына каян өйрәндегез?
- Ул яктан абый Наил булдыра, мин дә аның янында өйрәндем.
Хуҗалыкта артык һөнәр булмый, иртән күзләреңне ачтыңмы - сине инде йөз төрле хезмәт көтеп тора. Кулың эш белгәч, болар куркытмый, чөнки кеше яллап йөрисе юк, күңелең теләгәнчә җиренә җиткереп, йөрәк җылыңны да кушып башкарасың аны - үзеңә бит. Трактор белән машинасын үз куллары белән җыйганда да, бабасыннан калган антиквариат урындыкларны реставрацияләгәндә дә, гомумән, барлык гамәлләрен дә яратып башкарганлыгы күренеп тора Маратның. Шулай булмаса, тырышлыгы нәтиҗәләре шулай куандырып, балкып тормас иде.
Гөлнара Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев