Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алабута һәм билчән, сезне нишләтим икән?

Чүп үләннәренә каршы, «Раундап» гербицидыннан тыш, тагын нинди препаратларны кулланырга мөмкин һәм ничек? Алсу Фәйзуллина. Яшел Үзән Бакчадагы чүп үләннәрен гербицидлар белән юк итү, билгеле, күп хезмәт таләп итми. Әмма аны куллану вакытын билгеләү, яраклы препаратларны сайлау, аларны нинди яшелчә культуралары кишәрлегендә куллану проблема булып кала. Чөнки, чүп үләннәрен генә...

Чүп үләннәренә каршы, «Раундап» гербицидыннан тыш, тагын нинди препаратларны кулланырга мөмкин һәм ничек?

Алсу Фәйзуллина.

Яшел Үзән

Бакчадагы чүп үләннәрен гербицидлар белән юк итү, билгеле, күп хезмәт таләп итми. Әмма аны куллану вакытын билгеләү, яраклы препаратларны сайлау, аларны нинди яшелчә культуралары кишәрлегендә куллану проблема булып кала. Чөнки, чүп үләннәрен генә үтереп, яшелчәләргә зыян китерми торган химик препаратлар юк. Шуңа күрә һәр препаратны кулланганда тиешле таләпләрне төгәл үтәргә кирәк.

Шәхси хуҗалыкларда куллану өчен тәкъдим ителгән препаратлар күп түгел. Боларга, «Раундап»тан тыш, «Глифос», «Зеро» һәм соңгы вакытта тәкъдим ителгән «Ураган Форте» керә. Шуны истән чыгармыйк: алар барысы да барлык үсемлекләрне дә рәттән юк итә торган препаратлар. Алар яфракларга үтеп керәләр һәм үсемлекнең үткәрү сис­темасы буенча бөтен органнарына таралалар һәм үсемлек һәлак була. Әгәр дә яфракларына эләксә, яшелчәләрне дә шундый ук хәл көтә. Яшелчәләрне утырт­канчы сиптерсәң дә файдасыз. Шуңа күрә, вакытын сайлап, җайлап эшкәртергә кирәк. Әйтик, бәрәңге тишелеп чыгарга 3-4 көн кала, соңгы культуралар утыртасы кишәрлекләрдә - аларны утыртканчы, чүп үләннәре күренү белән, ә көзен исә яшелчә культураларын җыеп алгач эшкәртү мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X