Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ак кәгазьдә уйларым...

Редакциядән: Хөрмәтле газета укучыларыбыз һәм каләм тибрәтеп безгә хат язучыларга рәхмәтләребезне юллыйбыз.

Шулай араларыбызны якынайтып хатлар йөрсен, телефоннарыбыз шалтырап торсын. Язасы килеп тә, кыюлыгы җитмәүчеләр бардыр, рәхим итегез, күргәнегезчә, теләмәгәннәрнең исем-фамилияләрен күрсәтмибез яки автор теләге белән үзгәртеп бирәбез. 

💌Сездән килгән хатлар, шалтыратулар күпләргә тәҗрибә, сорауларына җавап бирә, кемгәдер авыр хәлдән чыгу юлын күрсәтә. Языгыз, уртаклашыгыз – көтәбез.

 

💥💥«...Әбиемне бик яратам, әмма пешергәнен яратмыйм. Ул армия ротасын кунакка чакыр­ган кебек әзерли.

Барлык ризыклар майда, маргаринда, ма­йонезлы һәм шуның ка­дәр калорияле бомбаны мин ашап бетерергә тиеш. Һәр атнада бер көнне мине кичке ашка чакыра, ә мин бармыйча булдыра алмыйм, чөнки яратам һәм хөрмәт итәм. Килми калсам яки ашамасам – елый. Аның күз яшьләрен күрмәс өчен әллә ниләр эшләргә әзер үзем.

 

 Әбием – бу дөньяда иң кадерле һәм иң якын кешем, мине кечкенәдән үк ихлас яратучы, тәрбия­ләүчем, әти-әниемә бик кирәгем юк иде минем, гел әбиемә илтеп аталар иде. Шуңа күрә ул әзерләгән ризыкларны ашамаска миңа оят. Пешермә, дип әйтү бушка, барыбер тыңламый, мине сыйлыйсы килә, мин дә бит аның иң якын кешесе берәү генә. 

 

⁉️Инде 38нче размердан 46ны кия башладым, нишләргә?»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев