Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Ак Барс» судно төзү корпорациясендә ел йомгакларын ясау буенча тантаналы чара уздырылды

Мактаулы кунаклар арасында - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин һәм Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев бар.

📌📌- "Ак Барс" корпорациясе бербөтен булып эшли. 2022 ел район өчен дә, корпорация өчен дә уңышлы булды: яхшы күрсәткечләр, зур динамика һәм алда зур планнар. Без сезнең белән горурланабыз һәм уртак җиңүләр булсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез! дип Михаил Афанасьев корпорация хезмәткәрләрен котлады.

Кунаклар корпорациянең 2022 елда башкарылган эшләре турында докладлар тыңлады, иң яхшы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды һәм бәйрәм концерт программасын карады.

Яшел Үзән районы башлыгының Рәхмәт хатлары һәм күкрәк билгеләре белән бүләкләнделәр:

«Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе генераль директоры Ренат Мистахов

🎖 икътисади, мәгълүмати куркынычсызлык һәм режим буенча генераль директор урынбасары Игорь Белоусов

🎖җитештерү-аналитика департаментының планлаштыру буенча әйдәп баручы инженеры Альбина Панкова

🎖АҖнең тышкы кооперация буенча генераль директор урынбасары Александр Емелюшин

🎖ТР Дәүләт Советының 6нчы чакырылыш депутаты ярдәмчесе Мария Терентьева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев