Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Аю белән очрашканда үзеңне ничек тотарга

Республикада кешеләрнең юлларда көрән аюлар белән очрашу очраклары теркәлә.

Шуңа бәйле рәвештә ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты алар белән очрашканда үзеңне ничек тотарга кирәклеген искәртә:

1) паникага бирелмәскә тырышырга, аның күзләренә карамаска (ул моны сезнең ягыннан агрессия дип кабул итә) һәм акрынлап читкә китәргә.

2) йөгермәскә һәм җанварга аркаңны бормаска. Әгәр дә хайван якынлашса, аны кискен тавышлар белән куарга тырышыгыз.

3) азык калдыкларын хәтта вакытлыча яшәү урыны янында - палатка, аучылык өе, пикник урынында калдырмаска. Лагерьларны ачык җирдә урнаштырыгыз.

4) аю балалары янына, алар сезгә нинди генә ягымлы һәм сөйкемле булып күренмәсеннәр, якын килмәгез. Аларны ашатырга яки алдарга тырышмагыз. Алар янында һәрвакыт әниләре була.

Моннан тыш, белгечләр аюларның балга карата гадәти булмаган мәхәббәтләре аркасында умарталарга барырга яратуларын искә төшерә.

Республика территориясендә исәп-хисап нәтиҗәләре буенча 25 баш хайван яши. Аларны безнең, Яшел Үзән районында да очратырга мөмкин. Җәйге миграция вакытында аларның саны 60-70кә җитә.

‼Көрән аю Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән. Аны аулау катгый тыела. Бу таләпне бозу җинаять санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев