Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

#әйтәмәле

Хәзер эшкә күл буеннан һәм парк аша барам, кайтуым да шуннан.

Бик матур вакыт, табигать яшәрә, үләне дә чабарлык булып үсте, бөтенесе чәчәк ата. Әмма бу ял урыннарында ник балалы кешеләр булсын! 

 

🐕Ә менә эт ияртеп йөрүчеләр адым саен диярлек. Аптыраш, хәзер бала тәрбияләүгә караганда эт асрау отышлыракмы икән әллә?! Бу этләрне бит шәхси йортларда түгел, күп фатирлыларда тоталар. Шундый урынның эт паркына, аларның бәдрәфләренә әйләнүенә эч поша. Бу мода алга таба да шулай барса, кешегә йөрер урын да калмастыр, кая басма – шуларның б..лары. 

 

Табигать белән хозурланасы, балалар уйнатасы урында төрле токымдагы эреле-ваклы этләр арасында каласың. Берсендә дә намордник юк һәм күбесе бәйдән ычкындырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев