Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

#әйтәмәле

Кызым белән мәктәпкә барганда көн саен бер йорт яныннан узабыз.

Бер фатирның тәрәз төбендә песи карап утыра. Үзебезчә яратып аңа исем дә куштык әле. Шундый матур, җылы көндә дә өйдән генә карап утыра инде мескенкәем.

Аннан бервакыт каршыма бер ир-ат очрады. Ерактан начар күргән күземә бәйдәге эт дип уйлаган идем. Ялгышканмын, песи баласы икән. Эх, мин әйтәм, бу шәһәр хайваннарының бер бәхете юк инде, дүрт як стена эчендә бикләнеп, пыяла аша кошлар күзәтеп гомеркәйләре үтә.

Әнә безнең авылдагы Шомбай рәхәттә, муллыкта яши. Яз җитсә, өйгә кайтмый «гүләйт» итә, анысы да туйдыргач, Берлинны алган кебек, бөтен урамга кычкырып, карагыз әле кем кайта дигәндәй, өйгә кереп, сыйлана. Түрдәге иң йомшак кәнәфигә менеп йоклый да, җаны теләгән вакытта тагын чыгып китә. Бәхет дими нәрсә дисең?! Жәллим дә инде шул фатирда яшәүче эт һәм мәчеләрне. Алай дисәң, аларның хуҗалары бар. Ә урамда җан асраучылары да күпме бит, кышын аеруча кызганыч хәлдә калалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев