Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

#әйтәмәле

Әбиләр сөйләшкән колагыма чалынды.

Берсе әйтә: «Ураза гаетенә балалар кайтты, мондагылары да килде, күчтәнәчләр, сәдакалар бирделәр», –
ди.

Икенчесе әйтә: «Минем дә авылда улым белән киленем бар, ник шунда кереп чыксыннар... Читтәгеләре кайта, күчтәнәчләрен дә төяп кайталар», – ди.

Бу икенче әби өчен йөрәгем әрнеп куйды. Аңа аларның сәдакалары да, күчтәнәчләре дә кирәкми инде, ана күңеле дигән нәрсә бар бит әле. Нигә бу киленнәр шундый икән ул хәзер, бер дә тәрбия юкмы шунда. Үзе дә әни бит, каенана да буласы бар. Ир кеше белеп тә бетерми инде ул, хатыны берәр күчтәнәч тоттырып, бар, әниең янына барып кил, дисә була бит. Шул изге олы бәйрәмдә ана хакын да хаклап җибәрсәң бик зур савап.

Җәннәт әниләрнең аяк астында дигән нәрсә юк сүз түгел бит ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев