Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

#әйтәмәле

Кемдер авылда ташландык өйләр күп дип язган иде.

Ничек инде ул? Димәк, авыл җирлеге, депутатлар кайгыртмый, дөресен әйткәндә – эшләмиләр. 

Авыл башлыкларын безнең Саба районына тәҗрибә уртаклашырга жибәрер идем мин. Анда урамнарда капка төбендә үскән чирәм биеклеген линейка белән үлчәп йөриләр, 15 сантиметрдан озынрак булса, штраф салалар. Әлбәттә, башта кисәтәләр. 

Сыер, бозауларны да кырга бәйләп куярга ярамый. Тавыкларны урамга чыгартмыйлар. Капка төбендә ватык машиналар да тотарга ярамый. 

Авылда тәртип урнаштыру яхшы гамәл инде ул. Чисталыкны, матурлыкны барыбыз да ярата. Капка төбендә чабылмаган үлән, былтыр алып кайткан ком өеме дә, ватык техника да юк.

Аннан тагын ак ДРЛ куелган урам утларын диодлы яктырткычларга алыштырдылар. Һәр баганада яна, таң аткач кына сүндерәләр.

😱 Мин сезнең газетада район авыллары турында укып гаҗәпкә калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев