Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

#әйтәмәле

Бу машина йөртүчеләрне әйтәм әле.

Җәяүлеләр юлында да туктамаслар иде, билләһи. Туктамыйлар да! Бер атна эчендә генә дә Гоголь урамында күпме кешене бәрдерделәр. Шулар исемлегенә үзем дә чак кына эләкми калдым, Аллаһ саклады. Черек машинасында музыкасын акырткан, үзе телефоннан сөйләшә, выж итеп кенә янымнан узды да китте. 

Ә мин аңа туктый инде бу дип, ышанып чыккан булсам? 

Ничә мәктәп бу урамда, халык күп йөри. Бераз саграк кылансак иде инде. Җәяүлеләргә дә, машина туктагач кына чыгарга кирәк һәм ташбака көенә, яки концертка барган кебек түгел, ә җәлт кенә атлыйсы. Чөнки һәркем каядыр ашыга, заманасы шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X