Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

#әйтәмәле

Бу авыл балалары уйный да белми хәзер, ә?!

Бәйрәмдә авылга кайттык. Кызымның да анда дуслары бар еш кайтып йөргәч. Менә, вәт. Кызым урамны бик сагынып кайта, шәһәрдә чыгып уйнап йөрергә вакытлары юк, укудан башлары чыкмый, ә монда иркен бит инде.

Тик авылдагы иптәшләрен урамга алып чыгуы бер бәла булса, уйный белмәүләре – икенче бәла. Минеке урамга абый-апаларыннан калган чаңгы киемнәрен киеп чыга да, рәхәтләнә генә: карда да уйный, тәгәри дә, чума да. Ә авылныкылар рәишкә кия торган чиста һәм матур киемнәрдән чыгып басалар да, тик торалар. 

 

Юл буйлап кына, пычыранмаска тырышып кына туда-сюда бер ярты сәгать йөриләр дә, «мин туңдым», «мин туйдым» дип, өйләренә кайтып китәләр. Менә сиңа авыл балалары! Шаккатмалы!

Безнееее... безнееее... урамнан эт белән дә куып кертеп булмас иде алар кебек вакытта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев