Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

#әйтәмәле

Бу каенаналарга нигә ярап булмый икән?

Бөтен хатыннар да үзе шикелле булырга тиеш дип уйлыйлар ахрысы алар, кызык. Минем үз тәртибем, аның үзенеке. Аерым яшәп тә, тынычлык юк. Берәр кием алып кисәк тә ошамый, киерегезгә дөнья, әнә ун кило ит аласыгыз бар иде, тамагыгыз тук булыр иде, ди. Ач тормыйбыз, пешерәбез, әмма каенанам шикелле, әлбәттә инде, елына ике үгез ашамыйбыз. Иремнең бер дә ризасызлык белдергәне юк, ә каенанам гел ишеттереп тора. 

 

Әле ярый каенатам исән-сау, озын гомерле генә булсын, үзе генә калса бөтенләй көн бетте аннары. Шуның кадәр бөтен нәрсәгә тыкшынмасыннар иде әти-әниләр, без дә бит үзебезнең тормышны төзибез һәм аны үзебезчә яшисебез килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев