Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

#әйтәмәле

Балалар авырмыйча тормый инде, кышкы сезонда бигрәк тә.

Әйтәсе килгәнем шул иде, ник ул табиблар дәвалану өчен кыйммәтле дарулар гына яза икән? Аның бит күпкә арзанлырак­лары да бар.

Даруханәләр өчен шәп бизнес инде бу, сүз дә юк. Әмма минем туганым даруханә системасында эшли. Рецептларны аңа күрсәткәч, шакката. Вируска каршы эчә торганын гына алыйк. Исемен әйтмим инде, ярамас, организм өчен тискәре яклары күп икән һәм башка препаратларга караганда берничә тапкырга кыйммәтрәк тә.

Шуңа күрә, рек­ламада ялтыраган даруларга ышанганчы, мең кат уйлавың хәерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев