Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

#әйтәмәле

Безнең шәһәр стоматологиясендә беренче катта гардероб янында бер көзге кисәге дә юк.

Кеше чишенә, киенә торган урыннарда иң хәерче оешмаларда да бар көзге. Хет битне генә карап була торганны куйсалар да ярар иде, бөтен буйны күрсәтә торганына акчалары булмаса. Теш табиблары хәзерге вакытта иң кыйммәт хезмәт күрсәтүчеләр, нүжәли поликлиниканың шундый юк кына уңайлык булдырырлык та чамалары юк. 

 

⁉️Авыз кырыйларын сөрткәләргә, баш киемнәрен рәтләбрәк киергә дә җайсыз бит. Аннары, бер эскәмия тора, берничә кеше берьюлы киенә башласа, сумканы яки башка әйберне куеп торырга да урын юк, тагын берне куеп булмыймы шунда? 

 

Кайвакытта көтеп торырга кирәк була, утырырга да кирәк, бөтен килүче яшь һәм көчле түгел, безнең кебек олылар да йөри теш табиблары янына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев