Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

#әйтәмәле

«Исәнмесез, хөрмәтле редакция хезмәткәрләре

Башкаларның хатларын уку кызык булып китте һәм үзем дә язып карарга булдым әле. 

Ирем белән ничек кавышуыбыз турында.


Мин аңа 12 ел гашыйк булып, яратып йөрдем, ә ул минем хисләрем турында белмичә, дус итеп кенә карый иде, теге «свой парень» кебек. Мин шуңа да риза булып яшәдем. Күрешмичә калган көнебез юк, кызыклы хәлләр турында гәпләшәбез, кайсыбер серләрен дә сөйли иде. Дус бит!


Бер вакыт ул, мин һәм тагын берничә дустыбыз юл буендагы кибет янында сөйләшеп торабыз. Иптәш кызым ишектән чыгып килүен күреп, аның белән исәнләшергә борылдым һәм ниндидер эчке тоемлаумы, көчме мине артка борылып карарга мәҗбүр итте. Ул асфальтта чыштырдаган аяк тавышы һәм колак төбемнән узган җил булгандыр инде, бәлки. Борылгач, шул егетнең абынганын һәм юлга егыла башлавын күрдем. Ә анда зур тизлек белән машина килә иде. Шул мизгел эчендә бөтен тормышым күз алдымнан узгандай булды. Кулымны сузып, куртка якасыннан эләктереп алдым да, бар көчемә үземә тарттым. Шул килеш икәүләшеп юл кырыена барып төштек. Ә теге машина аның башы яныннан берничә сантиметрда гына узып китте.

«Яңа туган көнең белән!» дидем дә, елап җибәрдем.

Секунд – һәм ул инде якты дөньяда булмас иде. Минем өчен кадерле булган зәңгәрсу күзләрен, саргылт чәчләрен башка күрмәс идем. Ул кичне мин әле озак тынычлана алмадым. Аны яратуым һәм үсмер чактан бирле яратуым турында әллә ничә кабат әйттем. Шундый рәхәт булып китте. Ни булса – шул булыр, дидем. Беләсезме, юкка ничә еллар куркып йөргәнмен хисләремне белгертмичә. Ул да мине яратуы һәм бу хакта, дуслыгыбызга нокта куелыр дип, әйтергә куркып йөрүе турында сөйләде. Шул гади сүзләрне бер-беребезгә әйтү өчен, беребезнең чак кына үлми калуы кирәк булуына әле дә ышанып бетә алмыйм. Кыюсызлык аркасында ничә ел хисләребезне тыеп яшәргә туры килде, ә без инде бер биш ел алдан өйләнешә алыр идек бит. Бер-беребезнең кочагыннан мәхрүм узган әрәм еллар.

Әгәр дә кемне дә булса яшерен яратып йөрүчеләр бар икән, хисләрегез турында әйтегез, безнең очрактагы кебек узган вакытны кызганырлык булмасын. Яратканда һәр минут кадерле.

 

Исемем редакция өчен генә...»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев