Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җайлы котылмакчы булган

Автоинспекторга ришвәт бирүчене хөкем иткәннәр

Яшел Үзән шәһәре прокуратурасы якын чит илләрнең берсеннән килгән 24 яшьлек гражданинга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд ирне РФ Җинаять кодексының 30нчы маддәсенең 3нче өлеше, 291.2нче маддәсенең 1нче өлеше (ун мең сумнан артмаган ришвәт бирергә омтылу) каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан.

Судта ачыкланганча, 2022 елның 5 октябрендә гаепләнүче «Хендай Солярис» автомобиле белән куркынычсызлык каешын эләктермичә идарә иткән. «Мәскәү-Уфа» М-7 автомобиль юлының 785нче чакрымында ЮХИДИ хезмәткәрләре транспорт чарасын туктаткан. Административ җаваплылыктан качар өчен ир автоинспекторга 300 сум күләмендә ришвәт бирергә тырыша. Инспектор бу законсыз бүләктән баш тарта. Нәтиҗәдә, ришвәт бирүчегә карата беркетмә төзелә.
Ир үз гаебен тулысынча таныган.

Суд гаепле кешегә дәүләт кеременә 25 мең сум штраф билгеләгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев