Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Агымдагы елның 1 июленнән ана капиталына үзгәрешләр кертеләчәк

Ана капиталын ислам банкингы буенча торак сатып алуга тотарга рөхсәт итәчәкләр.

Россиядә ана капиталы, ислам банкингы принципларына ярашлы рәвештә, фатирлар сатып алу өчен кулланырга рөхсәт ителәчәк. Россия Банкы хәбәр иткәнчә, бу партнерлык финанслау турындагы закон проектына төзәтмәләр белән каралачак. Шәригать принциплары буенча финанс хезмәтләре күрсәтү буенча ике еллык эксперимент агымдагы елның 1 июленнән гамәлгә керер дип көтелә.

Экспертлар сүзләренчә, ислам банкингында ана капиталын куллану мөмкинлегеннән 4-8 млн граждан файдалана ала. Мөселман кагыйдәләре буенча ипотека заемчыларга рассрочка һәм айлык комиссия алу рәвешендә бирелә ала.

 

Бу хакта Tatnews Tatar телеграм каналы яза

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев